Татарстанда «АПКда хатын-кызлар» конкурсының төбәк этабына гаризалар кабул итү дәвам итә

2026 елның 28 апреле, сишәмбе

2026 елда «АПКда хатын-кызлар» конкурсының төбәк этабы кабат Татарстанда узачак.

Конкурсның төбәк этабы беренче тапкыр узган ел булды һәм анда биш субъект катнашты: Воронеж, Липецк һәм Ростов өлкәләре, Краснодар крае һәм Татарстан Республикасы. Бу пилот проектының уңышлы узуы нәтиҗәсендә аны тагын да киңәйтү турында карар кабул ителде.

Конкурс агросәнәгать комплексында эшләүче хатын-кызларга ярдәм итүгә һәм аларның агробизнесны һәм авыл территорияләрен, социаль өлкәне дә кертеп, үстерүдәге роленә игътибарны җәлеп итүгә юнәлдерелгән.

Конкурс дүрт номинация буенча үткәрелә: “Йолдызчык” («Превосходящая звезда») – агросәнәгать комплексында стартап-проектлар өчен; «Супер хатын-кыз» («Суперженщина») – тармак предприятиеләре җитәкчеләре өчен, «Кем, әгәр мин булмасам?» («Кто, если не я?») - авыл территорияләрендәге социаль инициативалар өчен, шулай ук актив иҗтимагый лидерларны берләштерүче махсус номинация - «Россия авылларында хатын-кызлар» («Есть женщины в русских селеньях»).

Конкурста Татарстанның АПК өлкәләрендә эшләүче һәм авыл халкының тормыш сыйфатын яхшыртуга юнәлдерелгән социаль инициативаларны яки агробизнестагы социаль проектларны, стартапларны гамәлгә ашыручы хатын-кызлар, республиканың агросәнәгать комплексы оешмаларындагы хатын-кыз җитәкчеләр, шулай ук эштә югары нәтиҗәләргә һәм шәхси казанышларга ирешкән хатын-кызлар катнаша ала.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы 2026 елга «АПКда хатын-кызлар» Бөтенроссия конкурсы төбәк этабы»ның (алга таба - Конкурс) расланган нигезләмәсен җибәрә.

Конкурс агросәнәгать комплексында эшләүче талантлы хатын-кыз белгечләрне ачыклауга һәм аларга ярдәм итүгә, шулай ук тармакны һөнәри үстерүгә юнәлдерелгән.

Тутырылган конкурс документларын 2026 елның 1 маена кадәр Albina.Hasanova26@tatar.ru электрон адресына җибәрергә кирәк. . Эксперт жюри әгъзалары тарафыннан бәяләү һәм конкурста җиңүчеләрне игълан итү 25 июньгә кадәр үткәрелә.

Конкурста җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы «АГРОВОЛГА» халыкара агросәнәгать күргәзмәсе кысаларында узачак, ул 2026 елның 8 июленнән 10 июленә кадәр була.

Конкурста катнашу - агросәнәгать комплексында эшләүче хатын-кызларга үзләрен күрсәтү, казанышларын таныту һәм Татарстанның авыл хуҗалыгы үсешенә үз өлешләрен кертү өчен менә дигән мөмкинлек.

Тармакны квалификацияле белгечләр белән тәэмин итү һәм агросәнәгать комплексының кадрлар тотрыклылыгын булдыру өчен Татарстан Республикасы территориясендә «Азык-төлек иминлеген технологик тәэмин итү» илкүләм проектының «АПКда кадрлар» федераль проекты гамәлгә ашырыла.

Конкурс документациясе буенча кирәкле барлык мәгълүмат түбәндәге сайтта: http://rcwa@mcx.gov.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International