Татарстан делегациясе «Сколково» базасында агросәнәгать комплексы өлкәсендәге проектлар белән танышты

2026 елның 29 апреле, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы делегациясе эш сәфәре белән Мәскәүдә «Сколково» инновацион үзәгендә булды.

«MegaHackspace» стартапларын үстерү мәйданчыгында Татарстан делегациясе агросәнәгать комплексы өлкәсендәге стартап-проектлар белән танышты. «Рустарк» фәнни-тикшеренү лабораториясендә крахмал нигезендә яңа табигый ингредиентлар эшләнмәләре күрсәтелде.

Аннары делегациягә маркер селекциясе, гидропоника, гербецидка чыдам сортлар, яңа буын теплицалар проектлары, мөгезле эре терлекләрнең видеоаналитикасы, ветеринариядә предиктив аналитика һәм цифрлы чишелешләр тәкъдим иттеләр.

Исегезгә төшерәбез, «Азык-төлек иминлеген технологик тәэмин итү» илкүләм проекты биотехнологияләр, селекция һәм генетика өлкәсендәге фәнни эшләнмәләргә ярдәм итүгә, шулай ук үзебезнең җайланмаларның яңа төрләрен булдыруга юнәлдерелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International