Бүген Министрлыкта «Ясалма акыл: белешмәләр, норматив-хокукый актлар һәм документлар белән эшләүдә практик күнекмәләр» дигән темага семинар узды. Анда Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров, министр урынбасарлары һәм бүлек башлыклары катнашты. Семинарны Казан (Идел буе) федераль университеты һәм «Иннополис» университетының Ясалма акыл, робот техникасы һәм системалы инженерия институты өлкән укытучысы Павел Корчагин үткәрде.
Семинар барышында катнашучыларга ясалма акылны заманча аңлау һәм аның кыскача тарихы, үзара бәйләнешнең төп ысуллары, сыйфатлы промпт принциплары, тармак кейслары һәм ясалма акылны кулланганда төп хәтәрлекләр турында сөйләделәр.
Цифрлы инструментлардан һәм интеллектуаль системалардан файдалану Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексына яңа үсеш дәрәҗәсенә чыгу өчен шартлар тудыра.
.jpeg)