Министрлыкта Төркия Республикасы делегациясе булды

2026 елның 29 апреле, чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Ленар Гарипов рәислегендә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында Төркия Республикасы делегациясе белән эшлекле очрашу узды. Очрашуда шулай ук Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Дмитрий Яшин, «РАЦИН» АҖ коммерция директоры Айдар Зарипов катнашты.

Төркия Республикасы делегациясен «Demir Hububat» компаниясе төркеме җитәкчесе Фәрхат Демир җитәкли, аның составына шулай ук «Demir Hububat» компаниясе топ-менеджерлары Әмирхан Демир һәм Онур Озкул, «ААА» ҖЧҖ директоры Ильяс Магеев кергән.

Очрашу барышында катнашучылар үсемлекчелек өлкәсендә уртак инвестиция проектларын гамәлгә ашыру, логистик мөмкинлекләрне дә кертеп, тимер юл транспорты һәм су юллары мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.

Очрашу азагында Ленар Гарипов делегатларны 8 июльдән 10 июльгә кадәр узачак «Агроволга - 2026» халыкара агросәнәгать күргәзмәсендә һәм 12 майдан 17 майга кадәр булачак «Россия - Ислам дөньясы: КазаньФорум» халыкара икътисадый форумында катнашырга чакырды.

Үзара файдалы мөнәсәбәтләр партнерлыкны ныгыта һәм «Халыкара кооперация һәм экспорт» илкүләм проекты максатларына туры килә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International