«Казан Экспо» халыкара күргәзмәләр үзәгендә «Казан Агро-2026» махсуслаштырылган авыл хуҗалыгы күргәзмәсе кысаларында «Терлекчелек» юнәлеше буенча түгәрәк өстәл узды.
Чарада Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Гөлүс Баязитов, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы вәкилләре, Татарстанның һәм башка республикаларның агросәнәгать предприятиеләре җитәкчеләре, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының районнардагы идарәләр башлыклары, фәнни хезмәткәрләр, мөгезле эре терлекләрне тукландыру һәм терлекчелек буенча әйдәүче белгечләр катнашты. Чарага, гомумән, 160тан артык кеше җыелды.
Түгәрәк өстәл барышында катнашучылар мөгезле эре терлекләрне ашату, цифрлаштыру, популяр терлек авырулары һ.б. темаларны карадылар һәм фикер алыштылар.
Министр урынбасары терлекчелек буенча 2025 елгы эшчәнлеккә йомгаклар ясады һәм агымдагы елга куелган бурычлар турында сөйләде: «Татарстан Республикасы халыкның терлекчелек продукциясенә булган ихтыяҗын тулысынча тәэмин итә: сөт буенча тәэмин ителеш - 161%, ит буенча - 118%, йомырка буенча - 132%», - диде Гөлүс Баязитов.
Терлекчелек тармагына йомгаклардан күренгәнчә, 2025 елда продукция күләме 204 млрд сумнан артып киткән. 524 мең тонна ит һәм 1 млрд 636 млн данәдән артык йомырка җитештерелгән, 2 млн 378 мең тонна сөт савылган. Сыерларның савымы 8873 килограммга җиткән.
Гөлүс Баязитов әйтүенчә, технологик процессларны оптимальләштерүгә, рационнар структурасын яңадан карауга күбрәк игътибар бирергә кирәк. "Бүген иң мөһиме - тармакның үзкыйммәтен киметү, аның уңай динамикасын һәм икътисадый нәтиҗәлелеген саклап калу", - дип өстәде ул.
Марий Эл Республикасыннан «Семеновский» нәсел заводы ЯАҖ генераль директорының җитештерү буенча урынбасары Александр Овчинников терлек азыгы җитештерү, предприятиенең 2025 елдагы төп күрсәткечләре турында сөйләде. Ул үлән азыгының туклыклылыгына, аның дымлылыгы һәм кислоталылыгы исәбенә сакланышын тәэмин итүгә җентекләп тукталды. Александр Овчинников шулай ук терлек азыгына тотылган чыгымнарның аклану темасына да кагылды.
Татарстан Республикасыннан крестьян-фермер хуҗалыгы башлыгы Петр Чурин чимал сөтенә бәяләр төшү шартларында сөт терлекчелегенең табышлылыгы турында сөйләде һәм «Гаилә терлекчелек фермасы мисалында 2026 елгы базар шартларында сөт җитештерүнең табышлылыгын ничек саклап калырга» дигән темага чыгыш ясады.
"Мондый бәяләр шартларында сөт җитештерүчеләр терлекләрне ашату алымнарын яңадан карарга мәҗбүр. Төп бурыч - җитештерү икътисадын саклап калу һәм операцион плюска булса да чыгу. Беренче чиратта сүз рационны яңадан карау турында бара, нәрсә исәбенә үзкыйммәтне киметергә мөмкин һәм нинди сатып алынган компонентларны арзанрак компонентларга алыштырырга мөмкин", - дип ассызыклады ул.
Аннары «Закрома» ҖЧҖ инвесторы Люмир Груссман мөгезле эре терлекләрне тукландыру рационын оптимальләштерү турында сөйләде. "Хәзерге уңышлы ферма берничә мөһим аспекттан тора: уңайлылык, генетика һәм микробиом. Киләчәктә уңышлы җитештерүгә ирешү өчен сыйфатлы рацион булу мөһим. Логистика бик әйбәт булырга тиеш һәм хайваннарны вакцинацияләүне вакытында үткәрергә кирәк", - диде ул.
Аннары «Агро-Нептун» ҖЧҖ генераль директоры люцернадан аксымлы-витаминлы азык җитештерү турында сөйләде. Төп сенаж һәм силос культураларының, шулар составына керүче люцерна, тритикале һәм кукурузның чәчү мәйданнары структурасы турында, шулай ук «Агро-Нептун» ҖЧҖ компаниясенең аксымлы-витаминлы азык (БВК) цехында люцернадан гранулалар җитештерү буенча төп күрсәткечләр турында мәгълүмат бирде.
Катнашучылар шулай ук мөгезле эре терлекләргә идарә итү программасы турында, терлекләрне профилактикалау, вакцинацияләр күрсәткечләре һәм аларның схемаларын коррекцияләү, санитариядә, сыерларны савуда һәм ашатуда контроль нокталар һәм сөтнең майлылыгы тотрыклы булсын өчен азык базасын үзеңдә булдыру мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.