Ленар Гарипов Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгының оперштабы утырышында Татарстанның язгы кыр эшләренә югары әзерлеген билгеләп үтте

2026 елның 27 марты, җомга

Бүген Министрлыкта видеоконференцэлемтә режимында Россия Федерациясе субъектларында язгы кыр эшләренә әзерләнү һәм уздыру буенча Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгының оператив штабы утырышы узды. Утырышны Россия Федерациясе авыл хуҗалыгы министры Оксана Лут үткәрде.

Татарстан Республикасында язгы кыр эшләренә әзерләнүнең барышы турында Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Ленар Гарипов сөйләде.

Ленар Гарипов, Татарстан Республикасында кышкы явым-төшемнең күп булуы нәтиҗәсендә кырларда әле карлар шактый ята, дип билгеләп үтте. Кар капламының биеклеге 15 см.-дан 40 см.-га кадәр җитә. Киләсе атнада көндезге температураның +12...+15 градуска кадәр күтәрелүе фаразлана. Төнлә +5 +7 градуска кадәр. “Уҗымнарны һәм күпьеллык үләннәрне тукландыруны якынча бер атнадан башларга уйлыйбыз”, - дип өстәде ул.

Быел чәчүлек мәйданы 2,7 млн га тәшкил итә, бу узган ел дәрәҗәсендә, шулардан 1,7 млн га сабан культуралары. Бөртекле һәм кузаклы культуралар орлыклары белән тәэмин ителеш 123% тәшкил итә, 304 мең тонна орлык бар.

Ул хәбәр иткәнчә, бүгенгә 1 гектарга 64,4 кг ашлама тупланган. Быел кырларда шулай ук 11 мең трактор, 2,5 мең йөк автомобиле, 880 чәчү комплексы, 4600 чәчкеч, 5300 туфрак эшкәртү агрегаты эшләячәк. Агымдагы елда хуҗалыклар техниканы ремонтлауга 3,3 млрд сум акча тотканнар.

Нотык азагында Ленар Гарипов, республиканың язгы кыр эшләренә әзерлеге югары, дип билгеләп үтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International