Министрлыкта Коррупциягә каршы көрәш комиссиясенең киңәйтелгән утырышы узды

2026 елның 27 марты, җомга

Бүген Министрлыкта Татарстан Республикасы Рәисенең Коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләре идарәсе белән берлектә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры каршындагы Коррупциягә каршы көрәш комиссиясенең киңәйтелгән утырышы узды.

Утырышта Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Ленар Гарипов, Татарстан Республикасы Рәисенең Коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләре идарәсенең коррупциягә каршы мониторинг бүлеге баш киңәшчесе Тимур Хәлимдаров, Татарстан Республикасы Прокуратурасының коррупциягә каршы көрәш турындагы законнарның үтәлешенә күзәтчелек итү бүлеге прокуроры Рөстәм Мөхәммәтдинов, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы министрлыгы аппараты, шулай ук Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе аппараты һәм Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы министрлыгының дәүләт техника күзәтчелеге идарәсе аппараты хезмәткәрләре катнаштылар. Видеоконференция режимында Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының рпайоннардагы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләре хезмәткәрләре кушылды.

Чарада катнашучыларны сәламләп, Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Ленар Гарипов мөрәҗәгать итте, ул бүгенге көндә коррупциягә каршы агарту эшләре алып баруның өһимлеген билгеләп үтте.

Үз чыгышында Тимур Хәлимдаров коррупциягә каршы көрәш законнарына кертелгән керемнәр, чыгымнар һәм милек характерындагы йөкләмәләр турында белешмәләр бирүгә кагылышлы үзгәрешләр турында сөйләде, аларда ел саен бирелә торган декларацияләүнең элеккеге форматын гамәлдән чыгару күздә тотыла.

Татарстан Республикасы Прокуратурасының коррупциягә каршы көрәш турындагы законнарның үтәлешенә күзәтчелек итү бүлеге прокуроры Рөстәм Мөхәммәтдинов 2025 елда Татарстан Республикасы коррупциясенә каршы тору турындагы законнарның үтәлешенә прокурор күзәтчелегенең нәтиҗәләре турында сөйләде.

Ахырда Ленар Гарипов, коррупциягә каршы стандартларны үтәү, биләгән вазыйфага бәйсез рәвештә, һәр хезмәткәрнең төп бурычы булып тора. Без шулай ук агросәнәгать комплексы өлкәсендә хокук бозуларны кисәтүгә һәм ачыклауга юнәлдерелгән чараларны эшләүне дәвам итәчәкбез, дип ассызыклады.

Утырышта катнашучылар лекциядә актив булдылар, сораулар бирделәр һәм коррупция проблемасының төрле аспектлары турында фикер алыштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International