25 апрельдә Казанда 14 мәйданчыкта, Чаллыда 2 мәйданчыкта, Зеленодольск муниципаль районында 2 мәйданчыкта, Түбән Кама шәһәрендә 2 мәйданчыкта һәм Түбән Кама районының Кама Аланы шәһәр тибындагы поселогында 1 мәйданчыкта соңгы язгы авыл хуҗалыгы ярминкәләре узачак.
Ярминкәләрдә һәрвакыт ит, тәмле авыл каймагы һәм үлчәүле сөт, казылык эшләнмәләре, сыр, май, йомырка, яшелчәләр, бал, шикәр һәм үзебезнең аграрийлар җитештергән башка фермер продукциясен арзанрак бәяләрдән сатып алырга мөмкин.
Казанда авыл хуҗалыгы ярминкәләре түбәндәге адреслар буенча уза: Аграр ур., 2; Липатов ур., 7; Хөсәен Ямашев пр., 71а; Беломорский ур., 6; Ш. Усманов ур., 1; Батыршин ур., 20; Кәрим Тинчурин һәм Татарстан урамнары киселешендә; Җиңү пр., 46в; Ә. Авзалова ур., 15; Ю. Фучик ур., 64; Академик Лаврентьев ур., 10; Революция ур., 12; Дементьев ур., 7. Беломорский һәм Гудованцев урамнары киселешендә бу ярминкә якшәмбе көнне узачак.
Зеленодольск муниципаль районында ярминкәләр Осиново бистәсенең Садовый ур., 9 адресы буенча һәм «Яңа Тура» технополисы мәйданчыгында узачак. Чаллы шәһәрендә Габдулла Тукай тыкрыгы, 16 һәм Чулман проспектында, ә Кама Аланында «Олимпия» боз сарае парковкасы территориясендә узачак. Түбән Кама шәһәрендә ярминкәләр «Комета» үзәк базары мәйданчыгында, Төзүчеләр ур., 2б һәм Көньяк ур., 7 адреслары буенча узачак.
Авыл хуҗалыгы ярминкәләренең уңышлы узуы аларның халыкны һәркем алырлык азык-төлек продуктлары белән тәэмин итүдә һәм җирле товар җитештерүчеләргә ярдәм итүдә бик мөһим булуын күрсәтә һәм бу «Азык-төлек иминлеген технологик тәэмин итү» илкүләм проекты максатларына һәм бурычларына туры килә.