Марат Кәримов эш сәфәре белән Әгерҗе районы хуҗалыкларында булды

2026 елның 23 апреле, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Марат Кәримов эш сәфәре белән Татарстан Республикасы Әгерҗе муниципаль районында булды.

Әгерҗе муниципаль районында 2026 ел башыннан 212 млн. сумлык 20 бер. техника һәм җайланма сатып алынган, шул исәптән 5 трактор, 1 азык җыю комбайны, 1 ашлык җыю комбайны, 1 үзйөрешле сиптергеч һәм 12 бер. башка техника.

"Язгы кыр эшләрен башкару өчен техника әзер. Тракторларның, чәчкечләрнең, чәчү комплексларының, туфрак эшкәртү агрегатларының әзерлеге 100%. Аларны комиссия кабул итте. Техниканы язгы кыр эшләренә әзерләү өчен 38,5 млн. сумлык запас частьләр сатып алынган, бу ихтыяҗның 99%ын тәшкил итә", - дип билгеләп үтте Марат Кәримов.

Эш сәфәре барышында министр урынбасары Марат Кәримов «Наҗар» ҖЧҖ авыл хуҗалыгы предприятиесендә, «Нәүрүз» ҖЧҖендә булды, директорлар белән сөйләште, азык җыю һәм урып-җыю техникасының язгы кыр эшләренә әзерлеге белән танышты.

«Нәүрүз» ҖЧҖ - Татарстан Республикасы Әгерҗе районы җирләренең шактый өлешен үз эченә алган авыл хуҗалыгы предприятиесе. Компания "Ак Барс" холдинг компаниясе" АҖ холдингы составына керә. Предприятие “АПКны үстерү” илкүләм өстенлекле проектында актив катнаша һәм Әгерҗе районының 28 торак пунктын колачлый. Куелган бурычлар арасында: терлекләрнең продуктивлыгын нәтиҗәле күтәрү, матди-техник базаны ныгыту, җитештерүнең барлык тармакларында энергияне саклау технологиясен кертү.

Аннары министр урынбасары машина-трактор паркларын карап чыкты, Сәетов КФХсында һәм Мөхәммәдиев КФХсында кыр эшләренең ничек оештырылуы белән танышты. Ул крестьян-фермер хуҗалыклары җитәкчеләренең язгы чәчүдә актив катнашырга әзер булуларын билгеләп үтте.

Эш сәфәре азагында Марат Кәримов Әгерҗе районы хуҗалыклары җитәкчеләренә рәхмәт белдерде һәм техниканы яңарту, аларны нәтиҗәле куллану буенча эшне дәвам итәргә кирәклеген ассызыклап узды, чөнки техниканың күп өлешенең амортизация срогы чыккан.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International