Бүген Казан дәүләт аграр университетының “Н.Э. Бауман ис. Казан ветеринария медицинасы академиясе” институты базасында авыл хуҗалыгын цифрлаштыру буенча семинар-киңәшмә узды. Чарада Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Гөлүс Баязитов, Казан ДАУ ректоры вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Илшат Нуриев, авыл хуҗалыгы оешмалары җитәкчеләре һәм белгечләре, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыклары, районнардагы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләре консультантлары катнашты. Семинар-киңәшмәгә 200дән артык кеше килде.
Цифрлаштыруның заманча технологияләрен кертү терлекчелек тармагын үстерүгә ярдәм итә. Соңгы 7 елда республиканың авыл хуҗалыгы оешмаларында сөт җитештерү - 28,7%ка, йомырка - 17,9%ка, тере үлчәмдә терлек һәм кош-корт җитештерү 4,4%ка арткан.
"Республиканың терлекчелек хуҗалыклары терлекләрне карау, ашату һәм сыер саву программаларын актив кертәләр. Бүгенге көнгә 198 хуҗалык цифрлы системалар белән эшли, аларда 189 мең сыер тупланган, бу авыл хуҗалыгы оешмаларындагы савым сыерларының 85%ын тәшкил итә. 2018 елдан сыерларның савымы 60%ка артты", - диде Гөлүс Баязитов.
Министр урынбасары сүзләренә караганда, үсемлекчелектә шулай ук цифрлы технологияләр актив кулланыла. “Геомәгълүмат системалары төп урынны алып тора, бу уңыш алу процессына йогынты ясый торган оператив идарә итү карарларын кабул итәргә ярдәм итә”, - дип билгеләп китте ул.
Илшат Нуриев заманча үзгәрешләргә әзер булган, квалификацияле белгечләр әзерләүнең мөһимлеген ассызыклап китте. “Бүген авыл хуҗалыгында цифрлы чишелешләр бик күп һәм безнең бурыч һөнәри белем бирү генә түгел, ә цифрлы компетенцияләргә дә ия булган кадрлар әзерләү”, - диде Илшат Нуриев.
Фикер алышу барышында шулай ук авыл хуҗалыгы техникасын һәм терлекчелек биналарында системаларны автоматлаштыру; сөт фермалары белән идарә итү һәм нәсел хуҗалыклары белән эшләү; ясалма акыл куллану, терлекләрнең авырлыгын мониторинглау өчен динамик тензометрия һәм RFID-идентификацияләү темалары да күтәрелде.
Семинарда катнашучылар, агросәнәгать комплексын цифрлаштыру җитештерүнең нәтиҗәлелеген арттыруга гына түгел, ә тармакны заманча каршылыкларга яраклаштыруга да ярдәм итә торган куәтле инструмент булып тора, дип билгеләп үттеләр.