2026 елның беренче өч аенда «АПК продукциясенең иминлеген һәм сыйфатын бәяләү үзәге» ФДБУнең Татарстан Республикасы филиалы контролендә булган ашлык эшкәртү продуктларын экспортлау күләмендә 5,1 мең тоннадан артык көнбагыш шроты тәшкил иткән. Катнаш азык өчен бу төр компонентны кулланучы илләр булып быел Азербәйҗан (анда 4,6 мең тонна җибәрелгән) һәм Төрекмәнстан (0,5 мең тонна) санала. Шул ук вакытта Азербәйҗан быел көнбагыш шротын алу күләмен узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 50%ка арттырган (3,1 мең тонна).
Җибәрер алдыннан филиалның сынау лабораториясе белгечләре продукция үрнәкләренең контрактта каралган техник шартларга һәм импортер ил таләпләренә туры килүен тикшергәннәр.
Аерым алганда, азык өстәмәсе филиал лабораториясендә энтомологик һәм гербологик экспертизалар узган. Моннан тыш, аның төсе, исе, андагы чи протеин өлеше, чи клетчатка өлеше кебек күрсәткечләр, коры матдәгә күчереп исәпләгәндә гомуми энергетик туклыклылыгы, хлорид кислотасында эреми торган көл өлеше, дым күләме, чит катнашмалар, агулы элементлар булу, пестицидларның калдык микъдары, микотоксиннар, радионуклидлар, ГМО, корткычлар белән зарарлану һәм йогышлану эзләре булу тикшерелгән.
Сынаулар нәтиҗәсендә продукциянең билгеләнгән таләпләргә тулысынча туры килүе расланган.
- Лаборатор сынаулар көнбагыш шротының билгеләнгән критерийларга туры килүен раслады. Мәсәлән, дымлылык күрсәткече 10,5%, чи май өлеше – 1,6%, чи клетчатка – 19,3%, чи протеин өлеше 39,4% тәшкил итә, – дип билгеләп үтте «АПК продукциясенең иминлеген һәм сыйфатын бәяләү үзәге» ФДБУнең Татарстан Республикасы филиалы инспекциясе органы җитәкчесе урынбасары Полина Азаренко.
Белешмә өчен:
Көнбагыш шроты - көнбагышны эшкәрткәннән соң чыккан продукт, ул аксымга, аминокислоталарга һәм башка туклыклы матдәләргә бай кыйммәтле чыганак һәм авыл хуҗалыгы хайваннары азыгы өчен мөһим компонент булып тора. Югары клетчаткалы мондый протеин өстәмәсен рационга кертү мөгезле эре терлекләрнең, дуңгызларның, кош-кортларның ашказаны эшчәнлегенә һәм матдәләр алмашына уңай йогынты ясый, аларның продуктивлылыгын арттыра, яшь терлекләрнең сәламәтлеген ныгыта.
Шротның мөһим өстенлеге анда тискәре йогынты ясый торган матдәләрнең булмавыннан һәм продуктның тиз эшкәртелүчән булуыннан гыйбарәт. Шрот составында 30%тан алып 40%ка кадәр чи протеин, бай аминокислоталар җыелмасы бар. Аңа эчке һәм тышкы базарларда ихтыяҗ зур һәм шуның белән ул экспорт үсешен арттыра, бу «Халыкара кооперация һәм экспорт» илкүләм проектының төп күрсәткече булып тора.