Казанда «Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек иминлеге: технологияләр, инновацияләр, базарлар, кадрлар» темасына халыкара конференция уза

2024 елның 29 ноябре, җомга

Кичә Казанда Казан агрономия фәнни мәктәбенең 105 еллыгына багышланган «Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек иминлеге: технологияләр, инновацияләр, базарлар, кадрлар» темасына VI халыкара фәнни-гамәли конференция үз эшен башлап җибәрде.

Конференцияне оештыручылар: Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясе, Казан дәүләт аграр университеты, Н.Э. Бауман ис. Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясе, Ташкент дәүләт аграр университеты, Universiti Putra Malaysia, Halal Products Research Institute (IPPH), FAO/БМОның Азык-төлек һәм авыл хуҗалыгы оешмасы.

Конференция үз эшен «Хәләл индустрия: стандартлар, технологияләр, халыкара тәҗрибә» темасына пленар сессиядән башлады. Анда сәламләү сүзләре белән Казан дәүләт аграр университеты ректоры Айрат Вәлиев, Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Рөстәм Гайнуллов, Кырым фәннәр академиясе Президенты, "Кырым авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институты" федераль дәүләт бюджет фән учреждениесе (ФДБУН) директоры Владимир Паштецкий, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең мөхбир әгъзасы, икътисад фәннәре кандидаты, профессор Вадим Хоменко чыгыш ясадылар.

Айрат Вәлиев бүгенге дөньяда хәләл индустриясенең актуальлеге һәм Малайзия Путра университеты белән хезмәттәшлек турында сөйләде. Владимир Степанович Татарстанга сәфәренең уңышлы булуын билгеләп үтте һәм Кырым Республикасына өйрәнер нәрсәләр барлыгын таныды.

Авыл хуҗалыгы фәннәре докторы, Казан ДАУның биотехнология, терлекчелек һәм химия кафедрасы мөдире Радик Шәйдуллин молекуляр биологиянең заманча казанышларын азык-төлек продукциясенең иминлеген һәм сыйфатын контрольдә тоту бурычларын хәл итү өчен куллану мөмкинлеге булуы турында сөйләде. “Сыйфат бәяләнмәгәндә продукцияне фальсификацияләү яисә аның куелган таләпләргә туры килмәү куркынычы барлыкка килә. Кибеттән «Хәләл» маркировкасы белән продукция сатып алганда, мөселманнар бу продукциянең сыйфатлы, махсус технология буенча җитештерелгән булуына һәм анда тыелган компонентларның булмавына ышанырга тиеш”, - дип әйтте ул.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International