Министрлыкта Татарстанның агросәнәгать комплексы өлкәсендәге мәсьәләләр буенча киңәшмә узды

2026 елның 21 апреле, сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров рәислегендә Татарстан Республикасының агросәнәгать комплексы мәсьәләләре буенча видеоконференция режимында киңәшмә узды. Анда министр урынбасарлары, муниципаль районнар башлыклары, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләре башлыклары, бүлек башлыклары һәм эре инвесторлар катнашты.

Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Дмитрий Яшин, республикада октябрьдән бүгенге көнгә кадәр яуган явым-төшемнәр аркасында дым туплану уртача 138% тәшкил итә, дип хәбәр итте. Бу күрсәткеч үсемлекләрнең алга таба ныклы үсеше өчен яхшы мөмкинлек бирә.

"Республика районнарында 16 апрельдән язгы кыр эшләренә керештеләр. Көзге культураларны тукландыру 292 мең гектар мәйданда башкарылган, бу планнан - 60%, күпьеллык үләннәр 93 мең га мәйданда яисә планнан 30% тукландырылган. Көзге культуралар - 44 мең гектарда, күпьеллык үләннәр 77 мең гектарда тырмаланган. Шулай ук туңга сөрелгән һәм пар җирләре сукалана башлады. 2026 ел уңышы өчен минераль ашламалар бер гектарга 74,4 кг тупланган", - дип билгеләп үтте Дмитрий Яшин.

“Россия Авыл хуҗалыгы үзәге” («Россельхозцентр») ФДБУнең Татарстан Республикасы филиалы җитәкчесе Виталий Новичков Татарстан Республикасында уҗымнарның торышы турында сөйләде. «Безнең хезмәткәрләр үткәргән мониторинг күрсәткәнчә, 400 гектарга якын уҗымнар кыштан чыга алмады, культураларның 98%ы яхшы хәлдә”, - дип ассызыклады ул.

Министр урынбасары Марат Кәримов техниканы 2026 елгы кыр эшләренә әзерләү, яңарту һәм пилотсыз авиация системаларын куллану турында сөйләде.

"Быелгы чәчү кампаниясендә хуҗалыклар тарафыннан 11 мең трактор, 2,5 мең йөк автомобиле, 880 чәчү комплексы, 4600 чәчкеч, 5300 туфрак эшкәртү агрегаты җәлеп итү планлаштырыла. 23 марттан 27 мартка кадәр районнарда комиссия чәчү техникасын кабул итте, Ютазы, Менделеевск районнары хуҗалыкларында техника кабат кабул ителде, алар ясалган кисәтүләрне вакытында бетергәннәр иде. Язгы кыр эшләре башлануга карамастан, хуҗалыклар җитәкчеләреннән азык җыю һәм урып-җыю техникасын вакытында әзерләүләрен сорыйм", - диде министр урынбасары.

“Соңгы вакытта җитештерү процессында пилотсыз системаларны куллануга торган саен күбрәк әһәмият бирелә. Чәчүлекләрне эшкәртү өчен дроннар куллану үзенең нәтиҗәлелеген исбатлый. 2025 елда БПЛА ярдәмендә 40,5 мең га авыл хуҗалыгы чәчүлекләре эшкәртелгән. 2026 елда БПЛА ярдәмендә 100 мең гектарга якын мәйданны эшкәртү планлаштырыла”, - диде Марат Кәримов.

Министр урынбасары Гөлүс Баязитов терлекчелек тармагы буенча 2026 елның 1 кварталына йомгаклар ясады. “Республиканың авыл хуҗалыгы оешмаларында 484 мең тонна сөт җитештерелгән, бу 2025 елга караганда 6%ка артыграк. Бер сыердан уртача 2 260 кг сөт савып алынган, узган елга караганда 7%ка арткан. 104 мең тонна ит җитештерелгән, узган елга карата - 102%. Дуңгыз ите җитештерү буенча уңай динамика, 2025 елга карата - 110%. Сөт җитештерү буенча узган елга карата уңай динамика күзәтелә, 29 мең тонна күбрәк яисә 2025 елга карата - 106%. Иң зур үсеш Кайбыч, Әтнә һәм Минзәлә районнарында. Шулай ук Әгерҗе, Чистай һәм Лениногорск районнарында да үсеш темплары югары”, - диде Гөлүс Баязитов.

Аннары 2026 елда шәхси ярдәмче хуҗалыкларга ярдәм темасына нотык белән министр урынбасары Нияз Хурамшин чыгыш ясады. “2026 елда сыерлар, кәҗәләр һәм ана кәҗәләр, сарыклар асрауга – 465,0 млн.сум, мини-фермалар төзүгә - 68,4 млн. сум, 3 яшьтән зуррак бияләр асрауга 30,0 млн. сум бирелгән. 20 апрельдән 4 майга кадәр әлеге юнәлешләр буенча субсидияләр бирүгә сайлап алулар игълан ителде. Идарә башлыкларыннан бу мәгълүмны халыкка җиткерүләрен һәм субсидия алу өчен дөрес тутырылган гаризалар бирү буенча эш алып баруларын сорыйм”, - диде Нияз Хурамшин.

Чыгышларга йомгак ясап, министр җитештерү предприятиеләрендә хезмәтне саклауны оештыруга, Татарстан Республикасы терлекчелек предприятиеләренең биологик иминлеген тәэмин итүгә игътибар юнәлтте. Шулай ук Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы министрлыгы авыл хуҗалыгы идарәләрен Россия авыл хуҗалыгы күзәтчелеге хезмәте һәм Татарстан Республикасы Ветеринария хезмәте белән берлектә актив һәм бердәм эшләргә өндәде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International