Марат Җәббаров Үзбәкстанның Казандагы Генераль консулы белән эшлекле очрашу уздырды

2024 елның 2 октябре, чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров Үзбәкстан Республикасының Казандагы Генераль консулы Нодирҗон Касыймов белән очрашты. Сөйләшүләрдә Татарстан Республикасы ягыннан Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Ленар Гарипов һәм министр урынбасарлары Дмитрий Яшин, Рөстәм Гайнуллов һәм Гөлүс Баязитов, Генконсуллык ягыннан беренче секретарь Камол Давронов катнашты.

Яклар Татарстан һәм Үзбәкстан мөнәсәбәтләренең бүгенге торышы һәм киләчәктә үсеш перспективалары турында фикер алыштылар, авыл хуҗалыгы өлкәсендә икеяклы хезмәттәшлек мөмкинлекләрен алга таба гамәлгә ашыру өчен үзара мөнәсәбәтләрне ныгыту кирәклеген билгеләп үттеләр.

Татарстан Республикасы белән Үзбәкстан Республикасы арасында авыл хуҗалыгы тармагында — мелиорация системалары, авыл хуҗалыгы техникасы һәм бөртекле орлыклар селекциясе буенча инвестиция проектлары гамәлгә ашырыла. Шулай ук агросәнәгать комплексын цифрлаштыру һәм логистика өлкәсендә халыкара багланышлар да үсә.

Марат Җаббаров Татарстан Республикасының агросәнәгать комплексы мөмкинлекләре һәм экспорт куәте турында сөйләде. «Авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерү буенча республика Россия күләмендә лидерлар бишлегенә керә, илнең 2% авыл хуҗалыгы җирләренә ия булып, ул аның авыл хуҗалыгы продукциясенең 3,5%ын җитештерә. Татарстан сөт җитештерү буенча Россия Федерациясе субъектлары арасында ныклы рәвештә лидер булып тора, ул ил буенча җитештерелә торган барлык сөтнең 6 проценттан артыгын җитештерә», — дип билгеләп үтте министр.

Татарстан Республикасыннан экспортлана торган продукция — маргарин, шикәр, шоколад, джем, желе, мармелад һәм кетчуп. Импорт товарларының күп өлеше яшелчәләргә, кара җимешкә һәм арахиска туры килә. Үзара файдалы мөнәсәбәтләр партнерлыкны ныгыта һәм «Халыкара кооперация һәм экспорт» илкүләм проекты максатларына туры килә.

Очрашу азагында Марат Җәббаров Генераль консулны Казанда 22 - 24 октябрьдә узачак БРИКС дәүләтләре башлыклары Саммиты һәм БРИКС плюс чараларында катнашырга чакырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International