Бүген Татарстан Республикасы Арча муниципаль районында авыл халкының эшлекле активлыгын арттыру мәсьәләләре буенча зона семинар-киңәшмәсе узды. Анда Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы Марат Әхмәтов, министр урынбасары Гөлүс Баязитов, Татарстан Республикасы Җирле үзидарә органнары ассоциациясе советы рәисе Әгъзам Гобәйдуллин, Дәүләт Советы депутатлары Альберт Хәбибуллин, Азат Хамаев, Нәҗип Хаҗипов катнаштылар.
Анда шулай ук Арча, Азнакай, Әтнә, Балтач, Биектау, Кукмара, Лаеш, Мамадыш, Питрәч, Балык Бистәсе, Саба һәм Теләче муниципаль районнары башлыклары, авыл җирлекләре башлыклары, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләре башлыклары, шәхси ярдәмче хуҗалыклар, крестьян-фермер хуҗалыклары һәм кооперативлар башлыклары катнашты.
Эш сәфәре барышында катнашучылар Габдулла Тукай исемендәге педагогика көллиятендә булдылар.
Габдулла Тукай ис. Арча педагогика көллияте 1930 елда ачылган, ә 16 елдан соң аңа бөек татар шагыйре исеме бирелгән. Бүген уку йорты урта һөнәри белем бирү процессын оештыруның заманча стандартларына җавап бирә. 2013 елда бинага капиталь ремонт ясалган. Шул вакыттан бирле Арча педагогика көллияте үз эшен яңа статуста - милли кадрлар әзерләү буенча ресурс үзәге буларак дәвам итте, аның бурычы - хәзерге шартларда һөнәри белем бирү системасында этномәдәни белем бирүне саклап калу һәм үстерү. Көллият башлангыч сыйныфларда укыту, мәктәпкәчә һәм музыкаль белем бирү, физик культура, компьютер системаларында программалаштыру буенча белгечлләр әзерли.
Аннары семинарда катнашучылар “Арча” сәнәгать паркы резидентларында, шул исәптән “Идел буе катнаш азык заводы” һәм “Якты Көн” кооперативларына, “ТехноАрск” ҖЧҖендә булдылар һәм “Ихлас” компаниясенең кондитер әйберләре җитештерүен карадылар. Марат Әхмәтовның эшкуарлар Аллеясын ачу тантанасында катнашуы аерым вакыйга булды, анда ул нарат үсентесе утыртты.
Проект тарихы 2014 елда мәйданчык сайлаудан һәм проектлаудан башланга. 2018 елда актив төзелеш башлана, ә беренче резидент 2019 елда инде эш башлый. Бүген 21 гектар территориядә 16 компания эшли, аларның гомуми инвестициясе 3,5 млрд сумга җиткән, 550дән артык эш урыны булдырылган. Идарәче компания һәм резидентлар, ТР Икътисад министрлыгы грантларын һәм Эшкуарлыкны яклау фондының ташламалы заемнарын да кертеп, дәүләт ярдәменнән актив файдаланалар.
«Идел буе ясалма сөт, премикслар һәм катнаш азык җитештерү заводы» авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативы 2019 елда 42 млн сум күләмендә грант алган. Завод бозаулар өчен ясалма сөт, мөгезле эре терлекләр һәм кошлар өчен премикслар, шулай ук мөгезле эре терлекләр, дуңгызлар, авыл хуҗалыгы кошлары өчен катнаш азык җитештерә.
Күргәзмәдә шулай ук «Якты Көн» тәэмин итү һәм сату авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативы да күрсәтелде. 2020 елда предприятие 53 млн сум күләмендә грант алган һәм сөт, шулай ук сөт продукциясе җитештерә.
«Арча» сәнәгать паркында Марат Әхмәтовка «ТехноАрск» ҖЧҖ эшчәнлеге турында сөйләделәр, ул сөт фермалары төзү өчен металл эшләнмәләр җитештерә. Предприятие шактый зур үсеш юлы узган: ул 500 м² мәйданда 5 хезмәткәр белән эшли башлаган булса, хәзер һәркайсы 1300 м² булган заманча ике җитештерү цехы бар. Хәзерге вакытта компания робот-эретеп ябыштыруын актив рәвештә гамәлгә кертә, яңа җайланмалар куллана, болар технологик процессларны киметәләр һәм чыгарыла торган продукциянең сыйфатын күтәрүгә ярдәм итәләр.
Сәнәгать паркының иң эре резидентларыннан берсе – кондитер әйберләре җитештерү белән шөгыльләнүче «Ихлас» компаниясе. Предприятиенең беренче эш цехлары 2023 елда шәхси эшкуар Руслан Гайнетдинов тарафыннан оештырылган. Бүгенге көндә биредә 90 төрле торт җитештерәләр, көн саен 15 меңгә якын әйбер эшләп чыгарыла.
Арча районына эш сәфәре барышында Марат Әхмәтов шулай ук Сеҗе авылында Айзат Сәлаховның крестьян-фермер хуҗалыгында да булды, ул нәселле атлар үрчетү белән шөгыльләнә. Эшкуарның өч йөзләп чабышкы атлары бар. Хуҗалык, терлекчелектән башка, казылыклар һәм кымыз җитештерү белән дә шөгыльләнә.
Район мәдәният йортында узган пленар утырышны ачып, Марат Әхмәтов мондый очрашуларның мөһимлеген билгеләп үтте. "Республиканың агросәнәгать комплексы - авылның нигезе. Безнең авылларның киләчәге аның үсешенә бәйле, - дип ассызыклады Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы, киңәшмәдә катнашучыларга мөрәҗәгать итеп. - Республика җитәкчелеге авылны игътибар үзәгендә тота, авыл территорияләрен үстерү мәсьәләсенә җитди карый. Җитәкчелек сездән дә шундый ук игътибар – эшкә җаваплы һәм нәтиҗәле якын килүне таләп итә. Сез халык өчен эшлисез, кешеләргә нәрсә кирәген, аларның ни өчен тәнкыйтьләгәнен һәм ни өчен рәхмәт белдергәнен беләсез”.
Марат Әхмәтов республиканың социаль-икътисадый үсешенең төп күрсәткечләренә тукталды. 2025 елда тулаем авыл хуҗалыгы продукциясе күләме беренче мәртәбә 400 млрд сумнан артып китте. “Безне еш кына Краснодар крае һәм Ростов өлкәсе белән чагыштыралар, әмма анда шартлар да, климат та бөтенләй бүтәнчә бит. Әмма безнең Идел буе федераль округы өчен күрсәткечләр рекордлы, бу күрсәткеч буенча Татарстан - илдә дүртенче урында”, - дип ассызыклады Марат Әхмәтов.
Арча районы башлыгы Алмаз Хисаметдинов Арча районының социаль-икътисадый үсешенең төп күрсәткечләре белән таныштырды. Аның белешмәләре буенча, район территориясендә 18 эре предприятие һәм 40 крестьян-фермер хуҗалыгы бар, аларда агросәнәгать комплексында мең ярымга якын кеше эшли.
Глава Арского района Алмаз Хисамутдинов представил основные показатели социально-экономического развития Арского района. По его данным, на территории района действуют 18 крупных предприятий и 40 крестьянско-фермерских хозяйств, в которых в агропромышленном комплексе заняты почти полторы тысячи человек.
Арча районы, 204 мең тоннадан артык ашлык җыеп, 2025 ел йомгаклары буенча республикада 3нче урында тора. Шулай ук муниципалитет бәрәңге үстерү буенча икенче урында – 61 мең тоннага якын. Районда 31 мең баштан артык мөгезле эре терлек бар, шуларның 10 меңнән артыгы - савым сыерлары. Алмаз Хисаметдинов әйтүенчә, икътисадый күрсәткечләрне үстерү өчен Арчада кече бизнеска зур игътибар бирелә. “Шәхси ярдәмче хуҗалыкларда бүген 12,5 мең баш мөгезле эре терлек исәпләнә. 2025 елда районда 11 миниферма төзелгән. Республика ярдәме белән 9,5 млн сумга якын субсидия алынган”, - дип билгеләп үтте Арча районы башлыгы.
Төп нотык белән Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Гөлүс Баязитов чыгыш ясады. Ул, авыл эшкуарларына ярдәм итүнең иң нәтиҗәле ысулы - мини-фермалар төзү, дип ассызыклады. Төбәктә сыерлар саны кимү күзәтелсә дә, соңгы алты елда мини-фермалар төзү программасында катнашучыларның бу күрсәткече 4214 башка арткан.
Гөлүс Баязитов районнар буенча конкрет саннар китерде: Арчада ике ел эчендә 16 ферма ачылган, Мамадышта - 5, Балтачта - 4. Шул ук вакытта Лаеш, Саба һәм Теләче районнарында мондый объектлар бер дә төзелмәгән. Кыенлыкларга карамастан, программада катнашучыларның барысы да сыерлар санын арттыру һәм аларның баш санын биш елга саклап калу буенча йөкләмәләрне имзаладылар.
Гөлүс Баязитов шулай ук дәүләт ярдәме чараларыннан нәтиҗәле файдаланучы һәм ветеринария таләпләрен үтәүче алдынгы фермерны мисал итеп китерде. Ул - Арча районыннан Хәлим Гарипов - 2019 елда сөтчелек фермасын үстерүгә 11 ,8 млн. сум грант алган. Хәзер 600 га җир эшкәртә. 364 баш мөгезле эре терлекле бар, шул исәптән 120 баш сыер. 2025 елда акчалата табышы 45 млн. сум булган, 2 млн. сумлык дәүләт ярдәме алган, 5 хезмәткәрне эшкә урнаштырган.
Йомгак ясап, министр урынбасары кече хуҗалыклар белән нәтиҗәле эшләү буенча Татарстан районнары рейтингын игълан итте. Арча районы, беренче урынны алып, алда бара.
Чара азагында Марат Әхмәтов һәм Гөлүс Баязитов «Иң яхшы шәхси ярдәмче хуҗалык», «Иң яхшы крестьян-фермер хуҗалыгы», «Агросәнәгать комплексында кече хуҗалыкларны үстерү буенча иң яхшы авыл җирлеге башлыгы», «Иң яхшы авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативы рәисе» номинацияләре буенча ел саен үткәрелә торган республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләделәр.
Алдпаы зона семинар-киңәшмәсе 28 майда Татарстан Республикасы Буа муниципаль районында узачак.