Татарстан делегациясе Беларусь Республикасы агросәнәгать комплексының алдынгы предприятиеләрендә булды

2026 елның 26 мае, сишәмбе

Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров Татарстан Республикасы делегациясе составында эш сәфәре белән Беларусь Республикасында булды. Программа кысаларында «Брест герой-крепосте» мемориаль комплексында булдылар һәм Советлар Союзы Герое, Брест крепостен саклауда катнашучы - Казан губернасында туган Петр Гавриловның каберенә чәчәкләр салдылар. Шулай ук Брест өлкә башкарма комитеты рәисе Петр Пархомчик белән очрашу узды, аның нәтиҗәләре буенча Татарстан Республикасы һәм Брест өлкәсе арасында хезмәттәшлек турындагы чаралар планы имзаланды.

Беларусь - әйдәп баручы тышкы икътисадый партнерларның берсе. Узган ел товар әйләнеше 718 миллион доллар булган. Татарстан Республикасы белән Беларусь Республикасы арасында тышкы икътисадый багланышлар актив үсә. Үзара файдалы мөнәсәбәтләр партнерлыкны ныгыта һәм «Халыкара кооперация һәм экспорт»илкүләм проекты максатларына туры килә.

Үз чиратында, Петр Пархомчик, Брест өлкәсенең алга киткән сәнәгать һәм куәтле агросәнәгать комплексы бар, дип билгеләп үтте. Күптән түгел өлкә делегациясенең Татарстанга сәфәреннән соң, ике як өчен дә файдалы нигездә төзеләчәк партнерлыкның перспектив юнәлешләрен актив эшләү башланды. Очрашу азагында Татарстан Республикасының Брест өлкә башкарма комитеты белән хезмәттәшлеге турындагы чаралар планы имзаланды.

Сәфәр барышында Марат Җәббаров «Савушкин продукт» предприятиесе эше белән танышты. Монда кунакларга җитештерү куәтләрен, заманча җайланмаларны һәм чыгарыла торган продукция ассортиментын күрсәттеләр. Бүген компания Беларусь Республикасында сөт продукциясе җитештерүчеләрнең иң эреләренең берсе булып тора һәм көн саен 1800 тоннадан артык сөт эшкәртә. Шулай ук агротехник, агротехнологик, агрохимик һәм тәэмин итү-сәүдә хезмәтләре күрсәтү буенча «Брестоблагросервис» җитештерү-сәүдә предприятиесендә булдылар.

Икенче көнне Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров Брест өлкәсенең Каменский районындагы алдынгы предприятиеләрнең эше белән танышты. Төп нокталарның берсе «Беловежский» ачык акционерлык җәмгыятенең «Минковичи» сөт-товар фермасы булды. Монда кунакларны мөгезле эре терлекләрне тотуның алдынгы технологияләре белән таныштырдылар, алар терлекләргә уңайлылык дәрәҗәсен тәэмин итеп кенә калмыйча, аларның югары дәрәҗәдә продуктивлылыгын да тәэмин итә. Сөт җитештерү процессларына да аерым игътибар бирелде: савуның автоматлаштырылган системаларыннан һәм чималның сыйфатын катгый контрольдә тотудан алып, аны саклауның һәм беренчел эшкәртүнең заманча ысуллары белән дә таныштылар. Шунда ук «Киләчәк авылы» проекты буенча «Беловежский» агрошәһәрчеген карадылар.

Агрошәһәрчек - ул авыл җирендә яшәү һәм шул ук вакытта шәһәрнең барлык уңайлыкларыннан файдалану мөмкинлеге.

"Без кешеләр эштән кайтканда үзләрен авылда кебек түгел, ә шәһәрдә кебек хис итсен өчен шартлар тудырдык. Бездә социаль өлкә бик яхшы үсеш алган", - дип билгеләп үтте авыл башкарма комитеты рәисе Анна Чепелюк.

Татарстан делегациясенең эш сәфәрендә чираттагы объект «Агропродукт» булды. Бу Белоруссиянең май тармагындагы иң эре предприятиеләрнең берсе. Кунаклар рапс эшкәртүнең заманча процессларын җентекләп өйрәнә алдылар һәм чимал әзерләүдән алып әзер продукция алуга кадәр җитештерүнең тулы циклы белән таныштылар.

Директор Олег Теслюк әйтүенчә, биредә 193 кеше эшли. Завод үсемлек майларын тирәнтен эшкәртү белән шөгыльләнә: гидратацияләү, рафинацияләү, дезодорацияләү һәм агарту. Чимал эшкәртү күләме ега 380 мең тоннадан артып китә. Предприятие эчке базар ихтыяҗларын тулысынча каплый, ә җитештерелгән майның 90%ка якыны экспортка китә – башлыча Израиль һәм Кытайга. Тотрыклы табыш авыл хуҗалыгы оешмаларына актив аванс ясарга, үсемлекләрне яклау чаралары һәм терлек азыгы белән тәэмин итәргә мөмкинлек бирә.

Татарстан делегациясенең сәфәре Брест сөт индустриясенең флагманнарының берсе – «Беловежские сыры» компаниясе белән танышу белән тәмамланды. Кунаклар өчен экскурсияне директор урынбасары Сергей Дробышевский үткәрде. Предприятие тәүлеккә 300 тоннага кадәр сөт эшкәртә һәм ышанычлы рәвештә төбәк лидерлары рәтенә керә.

Делегатлар сөт продукциясен җитештерүнең тулы циклын күзәтә алдылар: килгән сөтнең сыйфатын катгый тикшереп торудан алып аны пастеризацияләүнең, ферментацияләүнең һәм сырларны өлгертүнең заманча ысулларына кадәр өйрәнделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International