Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров муниципаль районнар башлыклары, Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләре һәм агрохолдинглар башлыклары белән видеоконференцэлемтә режимында киңәшмә үткәрде.
Марат Җәббаров, киңәшмәне ачып, чәчү эшләрен төгәлләүгә һәм культураларны вакытында чәчеп бетерүгә игътибарны юнәлтте.
"Чәчү эшләре тәмамланып килә. 1 млн.430 мең га яисә планлы мәйданның 84%ы чәчелгән: бөртекле сабан культуралары - 86%, шикәр чөгендере – 99%; көнбагыш – 91%, рапс – 83%. Алексеевск Лениногорск,Чистай, Тәтеш, Саба, Минзәлә, Зәй, Спас һәм Буа районнарында чәчү эшләрен актив алып баралар. Аларда барлык мәйданның 90%тан артыгы чәчелгән", - дип билгеләп үтте министр.
Игенчелек тармакларын үстерү бүлеге башлыгы Ирек Садыйков 2026 елда чәчү эшләре һәм әче туфракны известьлау планнары, шулай ук минераль ашламалар сатып алу турында сөйләде. Әче туфракны известьлау һәм уңышны иминиятләштерү мәсьәләсенә аерым тукталды.
“Россия Авыл хуҗалыгы үзәге”нең («Россельхозцентр»ның) Татарстан Республикасы филиалы җитәкчесе урынбасары Рафис Хәбибуллин һәм «Казан Агрохимсервис» ҖЧҖенең Агрохимия тармагы хезмәте җитәкчесе Рафаэль Гайров кырлардагы вәзгыять һәм пестицидлар белән эшкәртүләрнең нәтиҗәлелеген арттыру турында сөйләделәр.
АПКны инженер-техник тәэмин итү бүлеге башлыгы Илнар Габбасов азык әзерләү техникасын алдагы кампаниягә кабул итү, авыл хуҗалыгы җитештерүендә хезмәтне саклауны оештыру турында мәгълүмат бирде. Мөмкин кадәр күбрәк дизель ягулыгы запасын тупларга кирәк, чөнки соңгы көннәрдә аңа бәяләр арту күзәтелә.
Илнар Габбасов шулай ук 2026 елга ашлык җыю техникасын техник яктан яңартуга һәм ремонтлауга дәүләт ярдәме чаралары турында сөйләде. “Бүгенге көнгә Татарстан Республикасы буенча 2412 бер. ашлык җыю комбайны ремонтланган, бу паркның 60%ын тәшкил итә. Ашлык җыю техникасын ремонтлау һәм запас частьләр сатып алу эше дәвам итә”, - диде ул. Ул шулай ук кыр эшләре чорында хезмәтне саклау таләпләре шартларын үтәү зарурлыгын билгеләп үтте.
.jpeg)
Министр урынбасары Гөлүс Баязитов сөт терлекчелегендәге вәзгыять һәм терлек азыгы әзерләү планнары турында сөйләде.
“Эссе һава торышы саклану үсемлекләрне тиз үстерә, шуңа күрә якын арада күпьеллык үләннәрнең беренче чабымын күпләп җыеп алырга кирәк. Идарә башлыкларына, инвесткомпанияләр һәм хуҗалыклар җитәкчеләренә мөрәҗәгать итәм, бар булган ресурсларны терлек азыгы әзерләүгә тупларга һәм беренче чабымны 15 июньнән дә соңга калмыйча җыеп бетерергә кирәк”,- дип ассызыклады министр урынбасары.
Алга таба сөт җитештерү буенча. Татарстанда һәркөнне 5,5 мең тоннага якын сөт савыла. Узган елга карата үсеш 250 тонна яки 5% тәшкил итә. 21 майга бер сыердан уртача тәүлеклек продуктивлык 25,8 кг тәшкил итә, - диде Гөлүс Баязитов.
«РИВЦ» генераль директоры Нияз Хәлиуллин авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләр буенча бердәм федераль мәгълүмат системасы (ЕГИС ЗСН”) 2026 ел уңышы өчен авыл хуҗалыгы культураларын чәчү турында белешмәләр белән тулыландыру статистикасы турында сөйләде. Шулай ук республикада метеомониторинг кертү системасын җентекләбрәк аңлатты.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы Тимур Галиев Татарстандагы эпизоотик вәзгыять турында сөйләде. Терлекләрне читтән кертүне тикшереп тору һәм биологик яклау чараларын гамәлгә кертү буенча системалы эш алып барылуга карамастан, күрше төбәкләрдән аеруча хәтәр авырулар керү куркынычы саклана, ә хуҗалыкларның шактый өлешенең эпизоотиягә каршы тору әзерлеге тиешле дәрәҗәдә түгел.
Ахырда Марат Җәббаров “Бөтенроссия агродиктанты” федераль акциясе турында искә төшерде, ул 2026 елның 26 маеннан 30 маена кадәр Татарстан Республикасында уза. Мәйданчыклар буенча мөмкин кадәр күбрәк эшләргә һәм активрак катнашырга кирәк, - дип ассызыклады министр. - Агродиктант һәркемгә, һөнәренә һәм яшенә карамастан, үзен тикшерергә һәм илнең азык-төлек бәйсезлеге «Азык-төлек иминлеген технологик тәэмин итү» илкүләм проектына ярдәм итүдә нәрсәгә бәйле икәнен белергә ярдәм итә.
“Шулай ук планлаштырылган зона семинарлары графикта кала: алар Арча районында 26 майда, аннары Буа районында 28 майда узачак”, - дип билгеләп үтте Марат Җәббаров.