Бүген Министрлыкта 2024 ел йомгаклары буенча Коррупциягә каршы көрәш комиссиясе утырышы узды. Комиссия утырышын Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Ленар Гарипов ачты.
Комиссия утырышына шулай ук В.Г. Тимирясов исемендәге Казан инновацион университетының беренче проректоры, фәнни эшләр буенча проректор, җинаять хокукы һәм процессы кафедрасы профессоры, юридик фәннәр докторы Игорь Бикеев чакырылган иде, ул Министрлык Аппараты, Министрлык карамагындагы учреждениеләрнең территориаль органнары хезмәткәрләре алдында коррупциягә каршы агарту характерындагы лекция белән чыгыш ясады.
Анда булучылар лекциядә актив катнаштылар, сораулар бирделәр һәм коррупция проблемасының төрле аспектлары турында фикер алыштылар.
Аннары утырыш Комиссия әгъзалары белән дәвам итте, анда Комиссиянең 2024 елдагы эшенә йомгаклар ясалды һәм аның киләсе елга эш планы билгеләнде.
Моннан тыш, Комиссия әгъзалары дәүләт граждан хезмәткәрләре тарафыннан керемнәр, чыгымнар, мөлкәт һәм мөлкәти характердагы йөкләмәләр турында белешмәләр тапшыру чоры хакында да фикер алыштылар.
Шуңа бәйле рәвештә, кадрлар бүлегенә 2025 елның февралендә аларны тәкъдим итү мәсьәләләре буенча семинар уздырырга тәкъдим ителде.