Бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында «Агростартап», «Яңа эшли башлаган авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативларының матди-техник базасын үстерү», «Авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативларының матди-техник базасын үстерү» һәм «Гаилә фермаларын үстерү» программалары буенча агымдагы елда конкурс буенча сайлап алуда җиңүчеләрне бүләкләделәр. Бүләкләрне Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Рөстәм Гайнуллов тапшырды.
«Агростартап» грантларын бирүгә конкурс нигезендә сайлап алуда крестьян (фермер) хуҗалыкларын төзү һәм үстерү проектларын гамәлгә ашыручы 35 яңа эшли башлаган фермер җиңүче булды.
Яңа эшли башлаган авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативларының матди-техник базасын үстерүгә конкурста ит, ашлык, балык, кош-корт һәм сөт эшкәртү, шулай ук катнаш азык җитештерү өлкәсендә 9 проект җиңүче булды.
Авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативларының матди-техник базасын үстерүгә конкурс нигезендә сайлап алуда ит эшкәртү һәм ит продукциясен сату буенча ике кооператив җиңүче булдылар.
Проектлар «Кече һәм урта эшкуарлык» илкүләм проекты кысаларында гамәлгә ашырыла.
«Гаилә фермаларын үстерү» программасы буенча 5 проект җиңүче булды: «200 сыерга сөтчелек фермасы», «66 мең бройлерга кошчылык фермасы», «250 сыерга сөтчелек фермасы», «25 мең башка йомырка салучы тавык фермасы» һәм «150 баш сыерга сөтчелек фермасы».