Татарстан Республикасында яңа "Фермер утраучыгы" ачылды

2024 елның 25 декабре, чәршәмбе

Татарстан Республикасында Кече һәм урта эшкуарлык корпорациясе проекты кысаларында Татарстан Республикасы Лаеш муниципаль районының Сокуры авылында «Фермер утраучыгы» ачылды.

Проект «Кече һәм урта эшкуарлык» илкүләм проекты кысаларында гамәлгә ашырыла һәм кече һәм урта эшкуарлык субъектларына — авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә һәм азык-төлек продукциясе җитештерүчеләргә үз продукцияләрен махсус «утраучыкларга» урнаштыру мөмкинлеген бирә.

“Фермер утраучыгы” безнең җитештерүчеләр өчен, шул исәптән яңа эшли башлаган кооперативлар, фермер хуҗалыклары, агробизнес һәм авыл хуҗалыгы продукциясен эшкәртү өлкәсендәге эшкуарлар өчен менә дигән сату каналы булачак. Бу аларга үзләренең продукциясен сату өчен яңа мөмкинлекләр табарга мөмкинлек бирәчәк. Моннан тыш, мондый утраучык ачылу безнең төбәктә яшәүчеләрнең барысы өчен дә әһәмиятле вакыйга булып тора. Бу - сыйфатлы фермер продукциясен сатып алырга мөмкин булган тагын бер нокта, аның бәйрәм алдыннан ачылуы да сөендерә”, - дип сөйләде «Татарстан Республикасында авыл хуҗалыгы кооперациясен үстерү буенча компетенцияләр үзәге» ДБУ директоры Диләрә Шувалова.

Татарстанда кече хуҗалыклар үзләренең продукциясен Казан шәһәрендә 3 мәйданчыкка, Әлмәт шәһәрендә 1 мәйданчыкка, ә бүгенге көннән Сокуры авылындагы утраучыкка да җибәрәләр.

Яңа «Фермер утраучыгы»ның операторы - Зирәк Минһаҗев. Ваклап сату тәҗрибәсе булган эшкуар сәүдә мәйданчыгына идарә итә һәм шул җирлектәге авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек продукциясен җитештерүчеләрне берләштерә.

«Мин Казандагы «Фермер утраучыклары»ның ничек эшләвен һәм уңышлы үсүен күрдем һәм эре шәһәрләрдә яшәүчеләр генә түгел, ә авыл кешеләре дә республикабыз авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренең продукциясен сатып ала алсын өчен әлеге проектта катнашырга булдым», - диде Зирәк Минһаҗев.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International