Татарстан Республикасында интервенция фондына ашлык салдылар

2024 елның 17 сентябре, сишәмбе

Агымдагы ел башыннан Татарстан Республикасында “Ашлык сыйфатын бәяләү үзәге” ФДБУ җиңсәләрдә саклана торган һәм интервенция фондына салу өчен билгеләнгән 7 партия азык-төлек бодаеның тиешле таләпләргә туры килүен раслады. Партияләрнең гомуми массасы 7,5 мең тонна тәшкил итә.  Тикшеренүләр нәтиҗәләре буенча 7 сыйфат һәм куркынычсызлык сертификаты бирелде, алар тикшерелгән ашлыкның (азык-төлек бодаеның) 90%тан артыгының 4 класска кертелүен раслый.

Бодайны җиңсәләрдә саклау технологиясе ашлык массасын махсус нык полиэтилен капчыкларда пресслаудан гыйбарәт, ул, тулысынча тутырылгач, кислород керүне туктату өчен ике башыннан да эретеп ябыштырыла. Җиңсәнең эчендәашлыкны саклау өчен оптималь һәм бөҗәкләр һәм гөмбәчекләр тереклеге һәм үсеше өчен яраксыз мохит барлыкка килә. Дымлылыгына карап, конструкция эчендә салынган бөртекле һәм башка культуралар 18 айга кадәр саклана ала, әмма моның өчен ашлык төзек, чиста, бәрелмәгән-сугылмаган булырга тиеш.

Җиңсәләр өч катлы нык полиэтиленнан, җөйсез технология буенча эшләнгән капчыклардан гыйбарәт, алар УФ-нурланышка чыдам һәм түбән йә югары температураларда үз функцияләрен саклый. Конструкциянең озынлыгы 60-75 метрга җитә һәм ул 65 тоннадан 300 тоннага кадәр ашлык сыйдыра.

Бүгенге көндә республиканың иң эре агрохолдинглары, шулай ук кече һәм урта авыл хуҗалыгы предприятиеләре ашлыкны җиңсәләрдә саклыйлар. Бу технологиянең төп өстенлеге - ашлыксаклагыч урнаштыруга капиталь чыгымнар тотылмау.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International