Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы Аппараты хезмәткәрләре Алабуга районында булдылар

2024 елның 13 августы, сишәмбе

Б у ялларда Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Һөнәр берлеге комитеты ведомство Аппараты хезмәткәрләре өчен Алабуга муниципаль районына сәфәр оештырды. Сәфәр барышында алар «Мир» ҖЧҖнең терлекчелек комплексында, «Аммоний Агроехнологии» ҖЧҖендә, И.И. Шишкин һәм Н.А. Дурова исемендәге музейларда булдылар. Аннары шәһәр буйлап экскурсия булды.

«Мир» ҖЧҖнең терлекчелек комплексы 2000 баштан артык терлеккә исәпләнгән. Агрохолдинг 2020 елдан бирле эшли. Шулай ук ул Алабуга районында иң эре инвесторларның берсе булып тора һәм алга таба киңәя бара. Хуҗалыкта инде берничә сыер абзары, бозаулар өчен корпуслар, ашлык складлары һәм башка хуҗалык блоклары бар. Хәзер һәркайсы 600 башка исәпләнгән өч сыер абзары төзелә. Беренче бина сентябрьдә инде файдалануга тапшырыла. Тагын ике корпусны ел ахырына төзеп бетерү планлаштырыла.

Июль аенда Даниядән голштин токымлы 407 нәселле тана кайтарылган. Бүгенге көнгә хайваннар инде урынга ияләшкәннәр һәм үзләрен бик яхшы хис итәләр. Сентябрьдә тагын 400 сыер кайтару планлаштырыла.

«Мир» ҖЧҖ һәркөнне 110 тонна югары сортлы сөт җитештерә һәм Удмуртия, Татарстан территорияләрендә сата. Комплекс җитәкчеләре терлекләрнең баш санын күбәйтеп, савым күләмен арттырырга уйлыйлар.

«Аммоний АгроТехнологии» ҖЧҖендә Аппарат хезмәткәрләре ашлык киптерү комплексының эше белән таныштылар. Бүгенге көндә компания Алабуга һәм Менделеевск районнарында терлек азыгы культуралары белән бергә 23,5 мең гектар җир эшкәртә.

“Ашлык әлегә полиэтилен җиңсәләрдә саклана, чөнки безнең киңәю темплары тиз барганга күрә складлар төзеп өлгертә алмыйбыз. Технология яхшы, чи ашлык, бигрәк тә мондый яңгырлы көннәрдә, сыйфатын югалтмыйча, берничә ай шунда ятарга мөмкин. Шуңа күрә урып-җыю технологиясе шактый гади”, - дип билгеләп үтте «Аммоний Агро Технологии» ҖЧҖ директоры Александр Мананкин.

Төзелеп беткән һәм инде эшли башлаган ашлык киптерү комплексы - бу - беренче этап, икенчесе - әлегә төзелә торган орлык линиясе. Орлык линиясендә, эшкәртү һәм киптерүдән тыш, ашлык берничә параметр буенча сортларга аерылачак: зурлыгы, авырлыгы буенча калибрлау, фотосепаратор, ул орлыкларны төсләре һәм формалары буенча аера, аннары агулау һәм төргәкләү бара.

Компания ашлыкны азык-төлек һәм терлек азыгы өчен сата, орлык буларак та куллана.

Авыл хуҗалыгы объектларында булганнан соң, Министрлык Аппараты хезмәткәрләре Алабуга шәһәренең тарихы белән таныштылар һәм музейларда булдылар.


 


 


 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International