Татарстанда иң яхшы зоотехник-селекционерны ачыкладылар

2024 елның 25 июне, сишәмбе

Бүген Биектау районында «Элита» дәүләт нәсел предприятиесе АҖ базасында сөт һәм ит терлекчелеге зоотехник-селекционерларының 7 нче республика конкурсы узды.

Тантаналы ачылышта Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров, министр урынбасары Гелүс Баязитов, «Элита» дәүләт нәсел предприятиесе АҖ генераль директоры Фәннур Зарипов һәм башка җаваплы затлар катнашты.

“Узган ел йомгаклары буенча республиканың авыл хезмәтчәннәре тырышлыгы белән 2,19 млн. тонна сөт җитештерелгән, бу 2022 елдагыдан 7,5%ка яки 152 мең тоннага күбрәк. Терлекләрне ашату һәм тотуның заманча технологияләрен кертү үзебезнең зоотехник-селекционерлар булдырган генетик потенциалны гамәлгә ашырырга һәм бер сыердан елга уртача 7773 кг сөт алуга ирешергә мөмкинлек бирде”, – дип ассызыклады Марат Җәббаров.

Республикада сөт терлекләре үрчетү буенча 40 нәсел хуҗалыгы бар. Аларда 60 мең нәселле сыер тотыла, 2023 елда 1 сыердан савым 9 308 кг тәшкил итте. Бу - хуҗалыкларда башкарыла торган селекция-нәсел эше нәтиҗәсе. Хайваннарның генетик потенциалын яхшырту дәрәҗәсе сездән тора.

Конкурста иң яхшы белгечләр – район ярышларында җиңүчеләр катнашты, барлыгы 44 кеше. Ул берничә этапта узды. Комиссия катнашучыларның лаборатория шартларында эшләү күнекмәләрен тикшерде, конкурсантларның практик тәҗрибәсен һәм җитештерү күрсәткечләрен бәяләде, шулай ук катнашучылар әлеге һөнәрнең теоретик базасын белүләрен күрсәттеләр.

Сөт һәм ит продуктивлыгы юнәлешендәге зоотехник-селекционерларның 7 нче республика конкурсында абсолют чемпион Арча муниципаль районының «Возрождение» агрофирмасыннан Рәмилә Вәлиуллина булды.

 

 


 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International