Бүген Мәскәүдә Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Ветеринария һәм фитосанитария күзәтчелеге буенча федераль хезмәт җитәкчесе Сергей Данкверт белән очрашты. Очрашуда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров катнашты.
Ветеринария күзәтчелеге өлкәсендә алга таба үзара мөнәсәбәтләр, төбәктә җитештерелә торган продукциянең иминлеген һәм сыйфатын контрольдә тоту өлкәсендә хезмәттәшлек мәсьәләләре каралды.
Яклар Россия Авыл хуҗалыгы күзәтчелеге (Россельхознадзор) һәм Татарстан Министрлар Кабинеты арасында Федераль дәүләт ветеринария күзәтчелеген гамәлгә ашыру хезмәте вәкаләтләренең бер өлешен Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсенә тапшыру турында килешү төзеделәр, аерым алганда, моңа түбәндәгеләр керә: бары тик республика территориясендә терлекләр үрчетү, үстерү, тоту, аларны төбәк территориясе буенча күчереп йөртү, Татарстан территориясендә сату һәм сую, әлеге субъект контролендәге товарларны җитештерү, эшкәртү, саклау һәм аларны шул субъект буенча ташу кебек эшчәнлек белән шөгыльләнүче гражданнарга, шул исәптән шәхси ярдәмче хуҗалык тотучы гражданнарга карата күзәтчелек итү вәкаләтләре.
Килешү 2027 елның 1 гыйнварыннан алып өч елга төзелгән һәм Россия Хөкүмәтенең аны раслау турындагы күрсәтмәсе үз көченә кергән көннән үз көченә керә.
Очрашу барышында Рөстәм Миңнеханов Сергей Данквертка нәтиҗәле хезмәттәшлек һәм республиканың агросәнәгать комплексын үстерүдәге аерым казанышлары өчен «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлар өчен» орденын тапшырды.