ТатАгроЭкспо 2023 йомгаклары

2023 елның 15 марты, чәршәмбе

6 - 7 март көннәрендә «Казан Экспо» халыкара күргәзмә үзәге территориясендә агросәнәгать комплексы казанышларының «ТатАгроЭкспо»   Vнче юбилей махсуслаштырылган авыл хуҗалыгы күргәзмәсе узды.


Быел ТатАгроЭкспо катнашучыларны һәм кунакларны үзенең масштабы белән шаккатырды: катнашучылар саны ике тапкыр диярлек артты, ә куелган  мәйданнар узган ел белән чагыштырганда бер ярым тапкырга күбрәк булды. Экспозиция беренче тапкыр экспоүзәкнең өч павильонында да куелган иде, аларның  гомуми мәйданы  35 мең м2дан артык булды.  Әлеге мәйданда Россиянең 38 төбәгеннән һәм ике илдән (Беларусь, Кыргызстан) 371 компания нәтиҗәле терлекчелек, үсемлекчелек өчен авыл хуҗалыгы техникасы, җайланмалар һәм чимал, авыл хуҗалыгы продукциясен эшкәртү, саклау һәм төрү өчен эшләнмәләр һәм башка бик күп нәрсәләр күрсәттеләр.


Ике көн эчендә ТатАгроЭкспода 38 төбәктән һәм 10 чит илдән (Беларусь, Казахстан, Кытай, Пакистан, Төркия, Венгрия, Франция, Перу, АКШ, Монголия) 11 280 кеше булды. 


6 мартта күргәзмәдә,  Татарстан Республикасы премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров, «Аммоний» АҖ генераль директоры Дмитрий Макаров һәм «Август» фирмасы АҖ генераль директоры Михаил Данилов катнашучыларны  сәламләп, чыгыш ясадылар.   


Кунакларның күргәзмә экспозициясе белән танышулары авыл хуҗалыгы техникасыннан башланды. Биредә үзебезнең  һәм чит ил  техникасы белән танышырга мөмкин булды, алар арасында яңалары  да  күп иде.    «Русбизнесавто» компаниясе Россия базары өчен махсуслаштырылган  һәм авыл хуҗалыгы техникасы сегментында берничә яңа үзйөрешле йөк төягечләр тәкъдим итте. 


 «Үсемлекчелек» бүлегендә АПК белгечләре сертификацияле  минераль, сыек, органик ашламалар, югары сыйфатлы үсемлекләрне яклау чаралары, бөртекле һәм кузаклы культуралар орлыклары, соя, рапс, көнбагыш һәм Россиянең, шулай  ук чит илләрнең башка агрокультураларын  һәм башка күп нәрсәләр таба алдылар. Әлеге блокта беренче тапкыр күргәзмәнең иганәчесе - белорус компаниясе НТП-Синтез катнашты, Кыргызстан компаниясе “Супер Микрозиа” инновацион органик ашлама тәкъдим итте. «Ремспецэнерго» компаниясенең стенды бик  бай  күренде, алар бөртеклеләр өчен җиңсәләр, стрейч-пленкалар һәм теплицалар  өчен пленкалар җитештерү буенча Иранның CornHab брендын   тәкъдим итәләр.


Селекция  казанышларын ЭкоНива-Семена,  Алтай фәнни-җитештерү берләшмәсе, Агролига ГК, Гавриш, Сев-07, “Золотой початок”, RUSEED, РФА Казан фәнни үзгенең федераль тикшеренү үзәге “ТатНИИСХ”,    Дәүләт сорт комиссиясе, Агромир һәм башкалар  күрсәтте. Минераль ашламаларны, үсемлекләрне химик яклау чараларын һәм башка агрохимияне Аммоний, Август Фирмасы, Татагрохимсервис, Шанс ГК, “Агро Эксперт Групп”, “Щелково Агрохим”, “Агроэлитгрупп”, Mavvel һәм башка   компанияләр тәкъдим итте.  


 «Терлекчелек» юнәлешендә катнашучылар саны шактый арткан иде.  Татарстан узган ел 2 млн тоннадан  артык  сөт җитештерде,   һәм  республика хуҗалыклары вәкилләрен сөт һәм ит терлекчелеге өчен җайланмалар һәм технологияләр нык  кызыксындырды.  Бу юнәлештә күргәзмә кунаклары азык җитештерү һәм азык әзерләү, катнаш азык сәнәгате, ашлык саклау техникасы, шулай ук генетика, азык һәм ветеринария яңалыклары  белән таныша алдылар, аларның күбесе импортны алыштыру программасына  кертелгән. Беренче тапкыр катнашкан «ВЕРУМБИО» ҖЧҖ компаниясе аграрийларга авыл хуҗалыгы хайваннарында авыруларны ачыклау өчен диагностик тест-җыелмалар тәкъдим итте, Агроглобус стендында азыкка бушлай анализ ясарга мөмкин иде. Тимофеев+ компаниясе мөгезле эре терлекләрнең тоякларын эшкәртү өчен электро/гидравлик станок белән  үзенең яңалыгын  күрсәтте. 
Беренче павильон  күргәзмәгә килүчеләргә «Азык-төлек һәм эшкәртү сәнәгате» дигән яңа  бүлек  белән  республиканың сөт комбинатыннан сыр, йогурт, эремчек һәм башка күп кенә продуктлар тәкъдим  итте, биредә аларны  татып карау мөмкинлеге  дә бар иде.  Компанияләр үз продуктларын татып карарга тәкъдим иттеләр,   алар шунда  ук  оештырылган «Татарстанның иң яхшы сөт продукты» дигән беренче республика конкурсында катнаштылар.  “Татарстанның иң яхшы сөт бренды”на “Зеленодольск  сөт эшкәртү комбинаты”  АҖ ия  булды. 


Күргәзмәнең тагын бер өлеше фермер хуҗалыкларына багышланган иде. Мәсәлән, беренче павильонда 50 фермер   үз продукциясен сатуга  куйган  иде. Монда иң югары сыйфатлы теләсә нинди тәмле-татлы  продукцияне табарга мөмкин иде: бал, чәй, кара уылдык, мәрсин балыгы, икмәк әйберләре, ит һәм сөт продуктлары, ярымфабрикатлар, сырлар һәм башка күп нәрсәләр. 


Гадәттәгечә,  күргәзмәнең эш программасы  бик тыгыз  иде. 30дан артык түгәрәк өстәл, фикер алышулар, ачык микрофоннар авыл хуҗалыгына цифрлы технологияләр кертү, авыл хуҗалыгы продукциясен сертификацияләү, кадрлар, белем бирү һәм башка күп  мәсьәләләргә багышланган иде. “Казан Экспо”ның эш  мәйданчыкларындагы әлеге чараларда мең ярым тыңлаучы булды, ә 2 257 кеше күргәзмә сайтында онлайн-трансляциягә кушылды.


 Күргәзмәдә “Азык-төлек һәм эшкәртү сәнәгате” дигән яңа бүлек ачылуга   бәйле рәвештә,  эш программасының күпчелек бизнес-очрашулары    фермерлар  һәм кече һәм урта бизнес вәкилләре  өчен каралган иде,  аларда фермерлар ничек итеп рестораннар өчен  тәэмин итүчеләр булу, B2B һәм альтернатив сату каналларын үстерү, шулай ук шәхси бренд булдыру кебек популяр тематика буенча фикер алыштылар. Шулай  ук “Фермерлар һәм HoReCa: рестораннар өчен  ничек итеп продуктлар  белән тәэмин итүче булырга” темасы буенча  бизнес-очрашу һәм Казан шәһәре һәм Татарстан Республикасы рестораторлары һәм отельерлары ассоциациясе чарасы узды. 


Эш программасының төп  вакыйгасы  буларак, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы йомгаклау коллегиясенең киңәйтелгән утырышы узды. Анда Татарстан  Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов, шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров катнаштылар. Рөстәм Миңнехановның күргәзмәгә килүе авыл хуҗалыгы идарәләре хезмәткәрләрен узган елгы  уңышның югары нәтиҗәләре белән котлаудан һәм  һәр районга үзебездә эшләнгән 43 Lada  автомобиленнән ачкычлар  тапшырудан башланды,     аннары Рәис рәсми рәвештә экспозицияләрне каравын дәвам итте.     


 «ТатАгроЭкспо» күргәзмәсе нибары ике генә көн барса да,  әлеге чарага  килүчеләр саны буенча  да, катнашучылар  буенча  да  аның  нәтиҗәсе  бик  югары булды. “ТатАгроЭкспо 2023”  авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренең, фән, бизнес һәм дәүләт вәкилләренең нәтиҗәле фикер алышулары, алдынгы тәҗрибә уртаклашу һәм агросәнәгать комплексы белгечләренең һөнәри дәрәҗәсен күтәрү, потенциаль партнерлар белән сөйләшүләр алып бару һәм яңа чишелешләр эзләү өчен мәйданчык булды.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International