Татарстан белән Үзбәкстан арасында халыкара багланышлар ныгый

2024 елның 25 ноябре, дүшәмбе

Татарстан Республикасы һәм Үзбәкстан Республикасының Бохара өлкәсе арасындагы хезмәттәшлек, шулай ук тугандаш халыкларның ветераннар оешмалары арасындагы хезмәттәшлек кысаларында Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы белән берлектә, ветераннарның Үзбәкстанга сәфәрен оештырды.

Сәфәр барышында АПК ветераннары Җондор районындагы «Аржумандбону» ҖЧҖ кошчылык комплексында, «Якка-тут» тегермәнендә, Бохара районының «Варнет» теплица хуҗалыгында, сөт продуктлары җитештерү буенча «Латтико» ҖЧҖендә һәм Табигать ресурсларына идарә итү институтында булдылар. 

Татарстан Россия һәм Үзбәкстанның дустанә мөнәсәбәтләре кысаларында Үзбәкстан белән хезмәттәшлекне киңәйтү мөмкинлеген югары бәяли.

Татарстан Республикасы һәм Үзбәкстан Республикасы арасында авыл хуҗалыгы тармагында — мелиорация системалары, авыл хуҗалыгы техникасы һәм бөртекле орлыклары селекциясе буенча инвестиция проектлары гамәлгә ашырыла. Шулай ук агросәнәгать комплексын цифрлаштыру һәм логистика өлкәсендә халыкара багланышлар да үсә.

Татарстан Республикасыннан экспортлана торган продукция - маргарин, шикәр, шоколад, джем, желе, мармелад һәм кетчуп. Импорт товарларының күп өлеше яшелчәләргә, кара җимешкә һәм арахиска туры килә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International