Россия Авыл хуҗалыгы министрлыгы Мәскәүдә агросәнәгать комплексы атналыгын үткәрә

2024 елның 30 сентябре, дүшәмбе

4 октябрьдән 13 октябрьгә кадәр Россия Авыл хуҗалыгы министрлыгы Мәскәүдә АПК атналыгын – авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көненә багышланган эшлекле, гастрономик һәм күңел ачу чаралары сериясен оештыра. Аның төп вакыйгаларының берсе буларак, 26 нчы «Алтын көз» Россия агросәнәгать күргәзмәсе узачак. Ул 9 - 12 октябрьдә Тимирязев академиясе базасында төзелгән «Тимирязев үзәге» укыту-күргәзмә комплексы мәйданчыгында була.

Күргәзмәдә, гадәттәгечә, тармакның иң зур казанышлары - заманча авыл хуҗалыгы техникасы, авыл хуҗалыгы терлекләренең иң яхшы нәсел токымнары, төбәкләрнең агросәнәгать комплексы үсеше нәтиҗәләре, агробизнес өчен финанс продуктлары күрсәтеләчәк. Боларны да һәм башка күп нәрсәләрне «Алтын көз – 2024» сайтында алдан теркәлеп яки чара мәйданчыгында ирекле керү көннәрендә бәяләргә мөмкин булачак.

Эшлекле программа кысаларында төрле юнәлешләр буенча күпсанлы дискуссияләр планлаштырылган. Төп чара буларак, 2030 елга кадәр тармакны үстерү планнарына багышланган пленар утырыш узачак. Базарда катнашучылар һәм экспертлар бу өлкәдә тармак суверенитетына ирешү бурычлары һәм моның безнең илдә икътисадка һәм кешеләр тормышына ничек тәэсир итәчәге турында фикер алышачаклар.


Агросәнәгать комплексы атналыгы кысаларында авыл хуҗалыгында эшләүче хатын-кызларның һөнәри үсеше һәм шәхси мөмкинлекләрен гамәлгә ашыру мәсьәләләренә аерым игътибар биреләчәк - аларны «АПКда хатын-кызлар» форумында караячаклар. Моннан тыш, Россия Фәннәр академиясе ярдәме белән «Яңа таләпләр шартларында азык-төлек иминлеген фәнни тәэмин итү» форумы узачак. Анда фәнни тикшеренүләрнең нәтиҗәлелеген күтәрү, кадрлар әзерләү, селекция, генетика, биотехнологияләр үсеше һәм башка актуаль темалар турында фикер алышу булачак.

Тармак экспертлары һәм катнашучылар өчен булган программадан тыш, башкала халкы һәм кунаклары өчен дә шактый күп чаралар планлаштырылган. 4 октябрьдән 13 октябрьгә кадәр Мәскәү Хөкүмәте белән берлектә «Алтын көз» гастрономия фестивале оештырылачак, анда илнең бөтен төбәкләреннән фермер продукциясе тәкъдим ителәчәк. Күпсанлы конкурслар, мастер-класслар һәм дегустацияләр планлаштырылган – гастрофестивальгә килүчеләр натураль продуктларны татып карау һәм сатып алу белән бергә, аларның җитештерелүе турында да күп мәгълүмат ала алачаклар. Чаралар аеруча 12 һәм 13 октябрьдә ТиНАОдагы «Москино» кинопаркы мәйданчыгында актив узачак.

АПК атналыгының кульминациясе буларак, Дәүләт Кремль Сараенда Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көненә багышланган традицион концерт булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International