Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаровның Халыкара өлкәннәр көне белән котлавы 

2024 елның 1 октябре, сишәмбе

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы исеменнән һәм шәхсән үзем тармак ветераннарын һәм республиканың авыл хуҗалыгын үстерүгә үзләреннән зур өлеш керткән барлык авыл хезмәтчәннәрен ихластан Халыкара өлкәннәр көне белән котлыйм!

Сезнең тырыш хезмәтегез һәм авыл хуҗалыгына сез салган ныклы нигез нәтиҗәсендә бүген Татарстанның агросәнәгать комплексы илдә алдынгыларның берсе. Барлык казанышлар нигезен сезнең көндәлек, фидакарь хезмәтегез, туплаган бай тәҗрибәгез һәм, һичшиксез, сезнең һәрберегезнең һөнәри осталыгыгыз тәшкил итә һәм сез аларны бүген безнең белән – яшь буын белән рәхәтләнеп уртаклашасыз. Моның өчен сезгә бик зур рәхмәт!

Нәкъ менә сез үз үрнәгегез, тырышлыгыгыз һәм киләчәккә ышанычыгыз белән безне сезгә тиңләшергә, сездән үрнәк алырга һәм илебезнең алга таба үсеше өчен яңа казанышларга ирешергә этәрәсез.

Без сезгә чын күңелдән корычтай нык сәламәтлек, тормышыгызда иминлек, муллык телибез. Якын кешеләрегезнең күңел җылысын, тирә-юньдәгеләрнең, хезмәттәшләрегезнең хөрмәтен, игътибарын тоеп, һәр туган яңа иртәләргә сөенеп, хәерле, матур, озын гомер кичерергә насыйп булсын сезгә.


 

ТР Премьер-министры урынбасары –

ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры М. Ә. Җәббаров

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International