Бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында Идел буе федераль округы субъектларында язгы кыр эшләренә әзерлек һәм аларны уздыру буенча киңәшмә узды. Оператив киңәшмә Россия Федерациясе авыл хуҗалыгы министры урынбасары Андрей Разин рәислегендә узды. АПКның идарә органнары һәм профильле хезмәтләр җитәкчеләре катнашындагы чарада аграрийларның язгы чәчү кампаниясенә әзерлеге һәм план күрсәткечләренең үтәлеше турында фикер алыштылар.
Узган ел Идел буе федераль округында 33,8 млн тонна бөртекле ашлык җыелган, майлы культуралар һәм шикәр чөгендере рекордлы күләмдә җыелган. Агымдагы елда чәчүлекләрнең гомуми мәйданын 24 млн гектарга җиткерү планлаштырыла. Терлек азыгы культуралары, соя, сабан бодае һәм карабодай мәйданнарының артуы көтелә. Бөртекле көзге культуралар 4,3 млн га мәйданда, шуның 96,4%ы яхшы хәлдә кышлаган. Округның тугыз төбәгендә чәчү кампаниясе башланды инде.
Киңәшмә барышында катнашучылар аграрийларның төп матди-техник ресурслар белән тәэмин ителеше турында фикер алыштылар. Ашламалар сатып алу планы 101%ка үтәлгән, орлыкларны әзерләү узган ел дәрәҗәсендә бара. Округ аграрийларында 111,4 мең трактор, 60,3 мең чәчкеч һәм 46,9 мең культиватор бар.
Кыр эшләрен нәтиҗәле башкару өчен ашлык җитештерүчеләргә федераль бюджеттан 2 млрд сумнан артык акча бирелгән, яшелчәчелек һәм бәрәңге үстерүгә – 507,7 млн сум.
Моннан тыш, киңәшмә барышында туфракның уңдырышлылыгын саклау һәм арттыру, шулай ук авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләрне әйләнешкә кертү мәсьәләләре каралды.
Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров Татарстанда язгы кыр эшләренә әзерлек турында сөйләде һәм узган ел йомгаклары буенча, Татарстан Республикасында тулаем үсемлекчелек продукциясе үсешенең 15%тан артып китүен билгеләп үтте. Динамика нигездә майлы культуралар исәбенә - 1,0 млн. тонна май орлыгы җыелган. Бөртеклеләрнең тулаем җыемы 4 млн. 625 мең тонна тәшкил иткән, уңдырышлылык - 35,9 ц/га.
Министр сүзләренә караганда, быелгы уңыш өчен 485 мең га көзге культуралар чәчелгән. Аларның вегетациясе бөтен җирдә башланган. Россия Авыл хуҗалыгы үзәге филиалының күчмә мониторингыннан күренгәнчә, тикшерелгән мәйданнарның 98%ы яхшы һәм канәгатьләнерлек хәлдә. Гомумән алганда, чәчүгә дым запасы җитәрлек.
Быелгы уңыш өчен чәчү мәйданы 2 млн. 657 мең га тәшкил итә, бу узган ел дәрәҗәсендә. Бөртекле культуралар - 1 млн. 249 мең га, майлы культуралар - 619 мең га, шикәр чөгендере – 53 мең га, авыл хуҗалыгы оешмаларында һәм КФХларда бәрәңге һәм яшелчәләр – 7,0 мең га.
«Агымдагы чәчү кампаниясенә 11 мең трактор, 2,5 мең йөк автомобиле, 880 чәчү комплексы, 4600 чәчкеч, 5300 туфрак эшкәртү агрегаты җәлеп ителәчәк», - дип сөйләде министр.
Машина-трактор паркын яңарту эшләре дәвам итә. Агымдагы ел башыннан хуҗалыклар тарафыннан 2,7 млрд. сумга: 698 бер. техника, шул исәптән 93 трактор, 25 ашлык җыю һәм 9 азык җыю комбайны, шулай ук 571 бер. башка авыл хуҗалыгы техникасы сатып алынган. Шул исәптән Росагролизинг аша 1,8 млрд сумлык 223 берәмлек техника сатып алынган.
Киңәшмәне тәмамлап, Андрей Разин Идел буе федераль округы төбәкләренең АПК идарә органнары җитәкчеләренә чәчү мәйданнарының килештерелгән һәм расланган структурасы, минераль ашламалар сатып алу, авыл хуҗалыгы техникасы сатып алу һәм үзебезнең селекция орлыкларын чәчү планнарының үтлешен тәэмин итәргә кушты. Шулай ук министр урынбасары ярдәм алучыларга акчаларны вакытында җиткерергә кирәклеген ассызыклап әйтте.