Россия Федерациясе АПК хезмәткәрләре һөнәр берлегенең Татарстан республика оешмасы Президиумы узды

2022 елның 29 сентябре, пәнҗешәмбе

Һөнәр берлеге  органнарының агымдагы елның I яртыеллыгындагы финанс эшчәнлеге йомгаклары, Татарстанның агросәнәгать комплексы оешмаларында хезмәт өчен түләүнең торышы, шулай ук хезмәтне саклау өлкәсендә нинди үзгәрешләр бар? Әлеге һәм башка мөһим мәсьәләләр Россия  Федерациясе   АПК хезмәткәрләре һөнәр берлегенең Татарстан республика оешмасы Президиумы көн тәртибенә кертелгән иде.

Утырышны ачып, Россия  Федерациясе   АПК хезмәткәрләре һөнәр берлегенең Татарстан республика оешмасы рәисе Фәридә Гарифуллина Татарстан Республикасы Хезмәт сараеның кече кече киңәшмәләр залында утыручы район һәм беренчел һөнәр берлекләре  оешмалары рәисләрен һөнәри бәйрәмнәре  - Татарстан Республикасы Һөнәр берлекләре көне белән котлады.

Президиумда катнашучыларны республиканың авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә һәм оешмаларында хезмәт өчен түләүнең торышы турында социаль-икътисадый мәсьәләләр буенча бүлек башлыгы Булат Гарифуллин чыгыш  ясады. Спикер сүзләренә караганда, һөнәр берлекләре тырышлыгы белән Татарстанда минималь хезмәт хакы минималь куллану бюджетынннан 93%ка җиткерелгән. Республикада кайбер агросәнәгать комплексы предприятиеләрендә түләнә  торган хезмәт хакын конкурентлы  гына  түгел, ә хәтта уртача  республика күрсәткечләренә тиң дип санарга мөмкин. Һәм моны предприятиеләрдә һөнәр берлеге оешмасы, социаль партнерлык һәм күмәк  килешү  булуының нәтиҗәсе  дип карарга  кирәк. 

 Аннары ул җыелышта катнашучыларга хезмәт законнарына  хезмәтне саклау мәсьәләләре буенча кертелгән үзгәрешләр турында сөйләде, алар 2022 елның 1 сентябреннән үз көченә кергән.

Утырыш барышында рәисләр мәгълүмати эш алып бару, шулай ук һөнәр берлеге әгъзалары, республика оешмасы, Татарстан  Республикасы  Һөнәр берлекләре федерациясе, Россия  Федерациясе   АПК хезмәткәрләре һөнәр берлегенең  Үзәк комитеты белән мәгълүмат, яңалыклар һәм мөһим хәбәрләр алмашу буенча үзара хезмәттәшлек  итүгә карата  тәкъдимнәр алдылар.

 Киләчәккә мөһим бурычлар билгеләп,  Фәридә Гарифуллина, илдәге  бүгенге вәзгыятьтән чыгып, һөнәр берлеге органнары алдында торучы бурычларга  игътибар юнәлтте.  “Без һәрвакыт, һәрнәрсәдән хәбәрдар һәм һәрнәрсәгә әзер булырга, мобилизация кагылган гаиләләрдә,   коллективларда  хәлләрнең ничек булуын белеп торырга тиеш. Хезмәт коллективларын саклап калу, предприятиеләр эчендә дустанә, бер-береңә ярдәмчел мөнәсәбәт тудыру – шулай  ук безнең  бурычыбыз”, - дип билгеләп үтте Россия Федерациясе АПК хезмәткәрләре һөнәр берлегенең  Татарстан республика оешмасы рәисе.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International