Татарстан аграрийлары соя җитештерү тәҗрибәсе белән уртаклашалар

2022 елның 31 марты, пәнҗешәмбе

Татарстанның барлык районнарыннан соя үстерүчеләр  2022 елның 8 апрелендә Татарстан  Авыл  хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институты  (ТатНИИСХ) базасында соя үстерү буенча семинарга җыелалар, ул Идел буе федераль округының Соя Берлеге белән партнерлыкта оештырыла.

Соя - Россиядә илебезнең ихтыяҗларын канәгатьләндерү өчен җитәрлек булмаган  күләмдә җитештерелә торган бердәнбер культура һәм ул импорт белән компенсацияләнә. Бүген исә   аны импортлауны  Россия аграрийлары тарафыннан  алыштыру мәсьәләсе аеруча актуаль.

 Нәкъ менә шуңа күрә Идел буе федераль округының Соя Берлеге, җитештерү технологияләрен өйрәтү, тәҗрибә уртаклашу, хаталарны кисәтү максатында, соя  үстерүчеләр  өчен уку семинарлары үткәрә.

Бу семинарда катнашучыларның берсе – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Дмитрий Яшин булачак. Ул республикада соя җитештерүнең төп тенденцияләре турында сөйлиячәк.

 Сортларны һәм технологияләрне ничек сайларга, сояны ничек итеп югары уңыш алырлык итеп үстерергә кирәклеге турында РФА академигы Сергей Шевченко сөйлиячәк, аның җитәкчелегендә Идел буе федераль округында гектардан кимендә 18 центнер уңыш бирә торган, корылыкка чыдам  соя сортлары булдырылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International