Бүген Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ленар Гарипов Югары Ослан районының «Фатыйхова А.З.» КФХсында булды һәм предприятие җитәкчеләре, белгечләре белән киңәшмә үткәрде.
Чарада шулай ук Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Терлекчелектә нәсел эше буенча баш дәүләт авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы Ришат Зарипов, «Элита» баш нәсел предприятиесе директоры Фәннур Зарипов, «Татарстан Республикасының Республика ветеринария лабораториясе» ДБУ директоры Айрат Гәрәев катнашты.
“Без предприятиегә биредәге сыерларны ничек сауганнарын, ничек ашатканнарын, аларны нинди шартларда тотуларын күрергә дип килдек. Без җитәкчеләргә үзебезнең барлык тәкъдимнәрне әйттек. Сыерларның рационы нинди булырга тиеш, аларны ничек карарга кирәк. Биналар нинди булырга, вентиляция ничек эшләргә, су ничек эчерелергә тиеш. Хезмәткәрләргә хезмәт хакы ничек саналырга тиешлеге турында да сөйләштек. Мотивация системасы да җайга салынырга тиеш. 1-2 айдан бирегә яңа тикшерү белән киләчәкбез”, - диде Ленар Гарипов.