Бүген Казан Ратушасында «2024 елда Татарстан Республикасының иң яхшы товарлары һәм хезмәтләре» конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы узды. Чарада Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Ленар Гарипов катнашты.
«Татарстан Республикасының иң яхшы товарлары һәм хезмәтләре» конкурсы «Россиянең иң яхшы 100 товары» дәүләт программасы кысаларында югары сыйфатлы товарларны һәм хезмәт күрсәтүләрне ачыклау, Татарстанның сыйфатлы продукция җитештерүчеләренең абруен күтәрү, җитештерелә торган товарларның һәм күрсәтелә торган хезмәтләрнең сыйфатын һәм конкурентлыкка сәләтлелеген арттыру буенча төрле милек формасындагы предприятиеләр (шул исәптән кече һәм урта бизнестагы) эшчәнлеген кызыксындыру максатларында үткәрелә.
Быел конкурста катнашуга республиканың 213 предприятиесеннән, халык һәм сәнгать һөнәрләре осталарыннан 432 төрле товар һәм хезмәт күрсәтүләр тәкъдим ителгән. Конкурс, гадәттәгечә, биш номинация буенча узды: “Азык-төлек товарлары”, “Халык өчен сәнәгать товарлары”, “Җитештерү-техник билгеләнештәге Продукция”, “Хезмәтләр кү\рсәтү”, “Халык һәм сәнгать кәсепләре эшләнмәләре”.
Конкурска тәкъдим ителгән продукцияне бәяләү максатында эксперт комиссияләре утырышлары узды, аларның составына Татарстан Республикасының профильле министрлыклары, ведомстволары һәм контроль органнары белгечләре һәм экспертлары кергән иде.
Комиссиянең эш нәтиҗәләре буенча 164 лауреат, 155 I дәрәҗә дипломант, 96 II дәрәҗә дипломант расланды.
Эш йомгаклары буенча «Азык-төлек товарлары» номинациясендә Татарстан Республикасының әйдәп баручы предприятиеләре җиңүче булды. Алар арасында: «РМ АГРО» ҖЧҖ, «Беренче ит комбинаты» ҖЧҖ, «Казан деликатеслары» ҖЧҖ, «Авангард» ҖЧҖнең «Карлы» Ит йорты” филиалы, «Славица» туңдырма фабрикасы» ҖЧҖ, «Зеленодольск сөт эшкәртү комбинаты» АҖ һәм «Агросила-Молоко» ҖЧҖ.
“Татарстан авыл хуҗалыгы өлкәсендә үзенең байлыклары белән дан тота, һәм без җитештерүчеләребезнең уңышлары белән горурланабыз. Безнең предприятиеләр халыкара стандартларга туры килә торган югары сыйфатлы продукция җитештерергә сәләтле. Без, җитештерүчеләребезнең эчке базар ихтыяҗларын канәгатьләндереп кенә калмыйча, чит ил партнерларының игътибарын җәлеп итәрлек уникаль товарлар җитештерүләре белән горурланабыз. Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы исеменнән һәм шәхсән үзем һәркайсыгызга рәхмәт белдерәм, бүгенге көндә сез Татарстан өчен генә түгел, ә Россия күләмендә иң яхшы товарларны җитештерәсез, аларның саны арта һәм елдан-ел күбәя бара”, - дип ассызыклады Ленар Гарипов.