Татарстан Республикасында азык-төлек һәм эшкәртү сәнәгате продукциясен экспортлау 40,5 %ка артты

2024 елның 19 декабре, пәнҗешәмбе

Агымдагы елның декабрь башына Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексы продукциясен экспортлау күләме 401,7 млн долларга җитте. Агросәнәгать комплексы продукциясен 258 тышкы икътисадый эшчәнлектә катнашучы дөньяның 52 иленә җибәрә. 2023 елда Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексы продукциясен экспортлауның факттагы күләме 457,6 млн доллар булган.

Бүгенге көнгә азык-төлек һәм эшкәртү сәнәгате продукциясе 39,6 млн долларга экспортланган. Узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 40,5%ка күбрәк. Азык-төлек һәм эшкәртү сәнәгатендә чит илләргә чыгарылган продукция күләме 46 мең тонна тәшкил итә: кондитер эшләнмәләре - 21,2 млн доллар; шикәр продукциясе - 12,6 млн доллар; азык-төлек - 2,6 млн доллар.

Продукция Якын Көнчыгыш һәм Кавказ арты, Азия, Төньяк һәм Көньяк Америка илләренә экспортлана.

Татарстан Республикасында азык-төлек һәм эшкәртү сәнәгате продукциясен чит ил базарларына чыгару арта, шул исәптән «Халыкара кооперация һәм экспорт» илкүләм проекты ярдәмендә дә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International