Бүген «Татарстанның агробизнес кадрларын кабат әзерләү институты» өстәмә һөнәри белем бирү федераль дәүләт бюджет мәгариф учреждениесендә Татарстан Республикасы муниципаль районнарының авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләре башлыклары өчен укулар узды. Курслар «Агросәнәгать комплексына идарә итү» квалификация күтәрү программасы кысаларында уза.
Укытуның максаты - муниципаль район дәрәҗәсендә агросәнәгать комплексына идарә итүнең нәтиҗәле механизмын булдыру һәм гамәлгә ашыру өчен кирәкле, төп авыл хуҗалыгы продукциясе төрләрен җитештерү күләмнәрен арттыруны тәэмин итә торган компетенцияләрне камилләштерү.
Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров әлеге курсның актуальлеген һәм мөһимлеген билгеләп үтте. Ул, безнең эшнең төп нәтиҗәләренең берсе - авыл хуҗалыгы продукциясенең күләме, дип билгеләп үтте, барлык категория хуҗалыклар буенча ул 340 млрд сум тәшкил итә, үсеш -10,7%.
«Россия Федерациясе Президенты В.В. Путин тарафыннан аграр сектор алдына 2030 елга авыл хуҗалыгы җитештерүе күләмен - 25%ка, ә экспортны 2021 елга карата 1,5 мәртәбәгә арттыру максаты куелды», - дип билгеләп үтте Марат Җәббаров.
«Агымдагы елда игенчелек һәм мелиорация тармагы буенча хуҗалыкларга 3,3 млрд сум дәүләт ярдәме җибәрелде. 2025 елга мондый ярдәм 4 млрд сумнан артык булачак», - диде Марат Җәббаров.
Министр урынбасары Рафаэль Фәттахов техниканы кышкы саклауга кую, аны 2025 елгы кыр эшләренә әзерләү, Татарстан Республикасының төрле районнарыннан инженерларны һәм механизаторларны укыту, техникага субсидияләр, ташламалы программалар, шулай ук «Иң яхшы комбайнчы-2024» республика конкурсы нәтиҗәләре турында сөйләде.
Кече хуҗалыкларны үстерү бүлеге башлыгы Александр Молокин кече хуҗалыкларга федераль үзәк катнашында ярдәм күрсәтү, шул исәптән «Кече һәм урта эшкуарлык» илкүләм проектын гамәлгә ашыруга ярдәм чаралары турында сөйләде.
Уку азагында Татарстан Республикасы муниципаль районнарының авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләре башлыкларына медальләр, Рәхмәт хатлары һәм Мактаулы исемнәр бирелде.