Мәскәүдә Россия фәнни кошчылык үзәгендә Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексы ветераны — Россия кошчылык берлеге президенты, Россия авыл хуҗалыгы фәннәре академиясенең беренче вице-президенты, Россия авыл хуҗалыгы фәннәре академиясе академигы Владимир Фисининны котладылар.
Владимир Иванович 20 декабрьдә үзенең 85 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Россиянең әйдәп баручы кошчы галимнәренең берсе буларак, аның бай тәҗрибәсе һәм һөнәри осталыгы, еллар дәвамында тупланган зирәклеге тирән ихтирам уята. Владимир Ивановичның һөнәри эшчәнлеге дөньякүләм фәнни җәмәгатьчелекнең тирән ихтирамын яулады.
Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров исеменнән аны Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексының Ветераннар советы рәисе Марс Алиев котлады һәм «Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексының мактаулы ветераны» күкрәк билгесен тапшырды.
Юбилярларны котлауда Россия кошчылык берлеге генераль директоры Галина Бобылева һәм «Татарстан кошчылык сәнәгате» («Татптицепром») ҖЧҖ генераль директоры Радик Алиев катнашты.