Наил Залаков “Россия тәмнәре” конкурсына чыгарылган Татарстан брендлары турында сөйләде

2021 елның 20 октябре, чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында «Россия тәмнәре» төбәк брендларының илкүләм  конкурсына багышланган матбугат конференциясе узды. Анда Татарстан  Республикасы  авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Наил Залаков, шулай ук «Халык сайлавы» номинациясендә катнашучы Татарстан брендлары вәкилләре катнашты.

Болар: 

- “Казан чәк-чәге” бренды, 1 нче Пекарня предприятиесе җитәкчесе Рамил Галиев;

- “Татар балы” бренды, "Татар балы"  сәүдә-тәэмин итү буенча авыл  хуҗалыгы  кулланучылар  кооперативына нигез салучы Язил Муллахаҗиев;

- “Татар чәе” бренды, “Сәламәт продуктлар фабрикасы” ҖЧҖенең сәүдә һәм үсеш буенча директоры Николай Дыньков.

 - Узган ел “Россия тәмнәре”  конкурсы беренче мәртәбә үткәрелде. Ул үзенең кирәклеген, аңа  булган ихтыяҗны    раслады. Ул агросәнәгать комплексы өлкәсендә кече һәм урта бизнес казанышларына игътибарны җәлеп итүгә  һәм авыл территорияләре өчен яңа үсеш нокталары булдыруга   ярдәм итүгә юнәлдерелгән.  Җитештерүчеләр өчен - бу танылу  мөмкинлеге һәм, әлбәттә, үсеш өчен зур этәргеч. Конкурсның үзенчәлеге шунда: барлык продукция дә аерым бер җирлеккә бәйләнгән һәм аның  үзенчәлекле   тарихы  булырга  тиеш, шуңа күрә һәр атамада җитештерү  урынына аерым бәйләнеш күрсәтелә. Бу безнең төбәкне  популярлаштыруга ярдәм итә. Безнең продукциянең бөтен ил буенча танылуы бик мөһим. Шуңа күрә конкурсның төп  максатын аерып күрсәтәбез  - үзебезнең милли ризыкларны   популярлаштыру”, - диде Наил Залаков.

 Матбугат конференциясе кысаларында Татарстан брендлары вәкилләре һәрберсе үз брендлары турында сөйләделәр.

- “Чәк-чәк – ул кунаклар өчен иң яхшы сый. Әлбәттә, кулланучы   үзенә генә хас  тәме һәм хуш исе булган  татлы-тәмле ризык    алырга тиеш. Шуңа күрә без үз  брендыбызны    үстерергә  һәм алга этәрүгә омтылабыз”, - дип билгеләп үтте Рамил Галиев.

- “Татар балы” -  Россиядә бал җитештерү буенча беренче урында. Без моның белән генә тукталып калмыйбыз - бал эшкәртү буенча  куәтлерәк җитештерүне гамәлгә кертүне планлаштырабыз.   Без моны Татарстан Республикасы умартачылары белән бергәләп  эшләячәкбез”, - дип хәбәр итте Язил Муллахаҗиев.

 - “Безнең чәйнең ассортименты зур: гади фильтр-пакетлардан алып премиаль чәйләргә кадәр. Бездә бу эчемлекнең 130лап рецепты бар. Шул ук вакытта, безнең чәй - «Хәләл» сертификаты белән. Бу безнең җитештерүнең чиста, бизнесның үтә күренмәле булуын һәм кешеләргә дә шундый ук мөнәсәбәт булуын күрсәтә”, - диде Николай Дыньков.

20 октябрьдән 7 ноябрьгә кадәр «Россия тәмнәре» төбәк азык-төлек брендларының икенче илкүләм конкурсы кысаларында халык тавыш бирүе  уза.  Илебезнең һәр кешесе, үзенең өч яраткан продуктын  хуплап,  конкурсның  рәсми сайтында тавыш  бирә ала.   Бу номинациядә җиңүчеләр өчлеге бирелгән күпчелек тавыш белән билгеләнәчәк. 

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International