Беларусь Республикасы делегациясе эш сәфәре белән Татарстан Республикасына килде. Аны Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров озата йөри.
Белоруссия делегациясен Брест өлкә башкарма комитеты Рәисе Петр Пархомчик җитәкли. Делегация составына шулай ук Беларусь Республикасының Казандагы Генераль консуллыгы җитәкчесе вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Виктор Щетько, Брест өлкә башкарма комитеты рәисе урынбасары Михаил Баценко, өлкә башкарма комитетының икътисад комитеты рәисе урынбасары Иван Красовский, «Брест» ирекле икътисадый зонасы администрациясе» ДУ башлыгы Вадим Кравчук, шулай ук Беларусь Республикасы предприятиеләре вәкилләре кергән.
Бүген эш сәфәре барышында делегация “А.М. Горький ис. Зеленодольск заводы” АҖендә булды. Завод Россиянең иң эре һәм стратегик яктан мөһим суднолар төзү предприятиеләренең берсе булып тора, ул 2015 елда үзенең сәнәгать эшчәнлегенең 120 еллык юбилеен билгеләп үтте.
Аннары Чаллы шәһәрендә Беларусь Республикасы делегациясе Россия Федерациясенең иң эре автомобиль корпорациясе — «КАМАЗ» ГАҖ эшен карады. Елга 71 мең автомобиль җитештерү куәтенә ия. Предприятие эшләү дәверендә конвейердан 2,5 миллионнан артык машина чыккан.