2000 елдан башлап ел саен Россия Федерациясендә «Россия югары социаль нәтиҗәлелек оешмасы» бөтенроссия конкурсы үткәрелә. Аның максаты — социаль мәсьәләләрне оешмалар дәрәҗәсендә хәл итүнең әһәмиятле булуына җәмәгатьчелек игътибарын җәлеп итү, ә төп бурычы - социаль бурычларны хәл итүдә югары социаль нәтиҗәлелеккә ирешүче Россия оешмаларын ачыклау, аларның тәҗрибәсен өйрәнү һәм тарату, оешмаларда социаль партнерлык рәвешләрен үстерү.
Конкурста, оештыру-хокукый рәвешләренә, милек рәвешләренә һәм икътисадый эшчәнлекнең гамәлгә ашырыла торган төрләренә бәйсез рәвештә, Россия юридик затлары, шулай ук юридик затлар белән килештереп төзелгән аларның филиаллары катнаша ала. Төбәк һәм федераль этапларда катнашу түләүсез нигездә гамәлгә ашырыла.
Гаризалар Интернет мәгълүмат-коммуникация челтәрендә «Россия югары социаль нәтиҗәлелек оешмасы» бөтенроссия конкурсын уздыру мониторингы һәм аның җиңүчеләрен бүләкләү» программа-мәгълүмати комплексының электрон кабинетында гына https://ot.rosmintrud.ru/ сайтында 2026 елның 10 июненә кадәр урнаштырыла.
Катнашу шартлары һәм үткәрү тәртибе турында тулырак мәгълүмат белән Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы сайтында танышырга мөмкин: https://mtsz.tatarstan.ru/2026-god-9034129.htm.