Татарстан – авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерү күләме буенча лидерлар бишлегендә: 2025 елда ул беренче мәртәбә 400 млрд сумнан артып китте

2026 елның 7 апреле, сишәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы комитетларында Хөкүмәт хисабын карау дәвам итә. Республика Министрлар Кабинетының 2025 елгы эшчәнлеге нәтиҗәләре турындагы хисап Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты белән Комитет каршындагы Эксперт советының уртак утырышында каралды. Моннан тыш, парламентарийлар берничә федераль закон проекты һәм төбәкләрнең инициативалары турында фикер алыштылар. Утырышны Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты рәисе урынбасары Нәҗип Хаҗипов үткәрде, утырышта Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы Марат Әхмәтов, Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Марсель Мәхмүтов катнаштылар.

Хөкүмәт хисабын тәкъдим итәр алдыннан җитди эш алып барылды. Тармаклар буенча эшчәнлек нәтиҗәләре республика министрлыкларының һәм ведомстволарының йомгаклау коллегияләрендә ясала, Хөкүмәтнең әзерләнгән хисабы депутатларга танышу өчен җибәрелә, ә аннары хисап Парламентның барлык профильле комитетлары утырышларында карала.

Комитет утырышында 2025 елда авыл хуҗалыгы тармагы эшенә йомгаклар турында Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Марсель Мәхмүтов сөйләде.

«Гомумән алганда, республика авыл хуҗалыгы өчен җитештерү ягыннан ул нәтиҗәле булды. Продукция күләме беренче тапкыр 400 млрд сумнан артып китте, чагыштырмача үсеш – 107,3%, - дип ассызыклады Марсель Мәхмүтов. - Азык-төлек һәм эшкәртү сәнәгатен исәпкә алганда, АПК продукциясенең гомуми күләме 772 млрд сумга җитте. Узган елның барлык җитештерү күрсәткечләре, Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы һәм Татарстан Республикасы Хөкүмәте арасындагы килешүләр кысаларында, аграрийлар тарафыннан тулысынча үтәлде». 

5 ел эчендә авыл хуҗалыгын һәм азык-төлек сәнәгатен модернизацияләүгә 193 млрд сум инвестиция җәлеп ителгән. Марсель Мәхмүтов әйтүенчә, аларның шактый күләме югары технологияле проектларны гамәлгә ашыруга юнәлдерелгән. “Идел буе федераль округында барлык капитал салуларның 25%ын безнең республика керткән”, - дип ассызыклады министр урынбасары.

2025 елда 524 мең тонна ит һәм 1 млрд 636 млн данәдән артык йомырка җитештерелгән. 2 млн 378 мең тонна сөт савылган. Сыерларның продуктивлыгы 8873 килограммга кадәр җиткән. «Татарстан Россиядә иң эре сөт җитештерүче булып тора. Шуңа күрә сөт базарындагы теләсә нинди бәяләр тирбәлеше безгә аеруча нык тәэсир итә, – дип билгеләп үтте Марсель Мәхмүтов. – Бүгенге көндә авыл хуҗалыгы оешмалары тарафыннан сатыла торган чимал сөтенең уртача бәясе, өстәлгән бәягә салымнан тыш, 34,72 сум тәшкил итә. Узган елгы бәядән 9,39 сумга яки 27%ка арзанрак, ә ел башыннан бәя 4,27 сумга яисә 12%ка төшкән. Ике ел дәвамында чимал сөтенә тотрыклы бәяләр торганнан соң, бүген без азлап сатуда стагнация күрәбез – азлап сатуда сөт продукциясенә бәяләр арта, ә халыкның реаль керемнәре артмый, бу 2025 елның мартына җитештерүчеләрнең складларында сөт продукциясенең запасын максималь дәрәҗәгә китерде (+35%). Бу хәлдән чыгу юлын без сөт продукциясе экспортын арттыруда күрәбез».

Марат Әхмәтов, сөтне сату бәяләре – авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре өчен бик мөһим фактор, дип билгеләп үтте. «Мондый бәяләр белән без айга миллиард ярым югалтабыз, республика өчен бу мөһим мәсьәлә», – дип ассызыклады ул.

Профильле Министрлык башлыгы урынбасары, үсемлекчелеккә килгәндә, хәзер төп бурыч - чәчү кампаниясен сыйфатлы һәм оешкан төстә уздыру, дип билгеләп үтте. “Әлегә ел уңай бара, уҗымнарның 98%ы яхшы һәм канәгатьләнерлек хәлдә”, - дип ассызыклады Марсель Мәхмүтов.

Республиканың азык-төлек иминлеген тәэмин итүгә кече хуҗалыклар да зур өлеш кертә, дип билгеләп үтте министр урынбасары. «2025 елда алар тулаем 160 млрд сумлык авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерделәр, бу 2024 елга караганда 6%ка күбрәк, әмма үсеш бары тик шәхси хуҗалыкларда гына үсемлекчелек күләме исәбенә күзәтелә, ә фермерлар буенча 2,4%ка кимүен күрәбез, – диде Марсель Мәхмүтов. – 2025 елда кече хуҗалыкларга турыдан-туры ярдәм итүгә 6 юнәлеш буенча 1,5 млрд. сум юнәлдерелде. Республика Рәисе ярдәме белән 2025 елда савым сыерларын тоту өчен өстәмә рәвештә 184 млн сум акча бирелде. Бер сыерга субсидияләр күләме бердәм ставка буенча 6,3 мең сумга кадәр артты».

Башка субсидияләр күләме дә арттырылды. Ярдәмнең яңа формалары кертелде, аерым алганда - КФХларга - тотылган чыгымнарның бер өлешен компенсацияләүгә 60% күләмендә субсидияләр, бер КФХга 10 млн сумга кадәр бирелә. Махсус хәрби операциядә катнашучылар өчен үз агробизнесын ачуга агромотиватор гранты кертелә.

Фикер алышуга йомгак ясап, Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты рәисе урынбасары Нәҗип Хаҗипов, катгый санкцияләр һәм гамәлдәге чикләүләр шартларында Татарстан агросәнәгать комплексында үз позицияләрен саклап кала алды, республика илнең азык-төлек иминлеген тәэмин итүче төп төбәкләр рәтенә керә, дип ассызыклады. «2025 ел нәтиҗәләреннән күренгәнчә, без тулаем авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерү буенча лидерлар бишлегендә. Продукция күләме беренче тапкыр 400 млрд сумнан артып китте, бу шактый зур күрсәткеч», - дип билгеләп үтте Нәҗип Хаҗипов.

Татарстан, гадәттәгечә, терлекчелектә һәм үсемлекчелектә алга киткән төбәк булып тора. «Районнар алдында мөгезле эре терлекләрнең баш санын киметмәү бурычы тора. Моннан тыш, терлекчелек предприятиеләре биологик яклау буенча юл карталарының мөмкин кадәр күбрәк үтәлешен тәэмин итәргә тиеш», – дип, мөрәҗәгать итте Нәҗип Хаҗипов тармак министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләренә.

Хөкүмәт хисабы буенча киң фикер алышу Парламентның профильле комитетларында иртәгә дәвам итәчәк, шуннан соң башкарма хакимият органнарының еллык эшенә йомгакларны күрсәтә торган төп документ Дәүләт Советының чираттагы утырышында каралачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International