Рөстәм Миңнеханов Брест өлкәсе делегациясе белән очрашуда: Беларусь Республикасы белән партнерлыкны алга таба киңәйтү һәм тирәнәйтү өчен барлык мөмкинлекләр дә бар

2026 елның 7 апреле, сишәмбе

Бүген Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Брест өлкә башкарма комитеты (Беларусь Республикасы) Рәисе Петр Пархомчик белән очрашты. Очрашуда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары -Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров катнашты.

Исегезгә төшерәбез, Петр Пархомчик җитәкчелегендәге Брест өлкәсе делегациясе Татарстанга эш сәфәре белән килде.

Без бик күп тармаклар буенча, шул исәптән нефть химиясе, машина төзелеше, агросәнәгать комплексы, югары технологияләр өлкәләрендә хезмәттәшлек итәбез, диде Рөстәм Миңнеханов.

Моннан тыш, Татарстан озак еллар «Белнефтехим», «Минск трактор заводы», «Гомсельмаш», «Минск автомобиль заводы» кебек компанияләр белән уңышлы хезмәттәшлек итә.

Татарстан Рәисе әйтүенчә, Минск трактор заводы (МТЗ) аерым урын алып тора, чөнки Татарстан авыл хуҗалыгы техникасының шактый өлеше әлеге предприятиенеке.

Беларусь Республикасы һәм аның төбәкләре белән партнерлыкны алга таба киңәйтү һәм тирәнәйтү өчен барлык мөмкинлекләр дә бар, дип ассызыклады ул.

Үз чиратында, Петр Пархомчик кыскача Брест өлкәсе икътисады турында сөйләде.

“Беларусь Республикасына килүчеләрнең барысы да безнең Брест өлкәсендә дә булырга тырышалар, - дип сөйләде ул. - Бу уникаль, матур, тарихи һәм героик өлкә. Мөһим юнәлешләрнең берсе - авыл хуҗалыгы. Аерым алганда, Брест өлкәсенең авыл хуҗалыгы продукциясен экспортлау якынча 3 млрд долларга җитә”.

“Өлкә динамик рәвештә үсә, - дип хәбәр итте Петр Пархомчик. - Без елдан-ел үсәбез”. Ул шулай ук, өлкәдә сөт җитештерү актив үсә, шул исәптән уртача еллык савым да, дип сөйләде.

Петр Пархомчик билгеләп үткәнчә, Брест өлкәсе делегациясенең Татарстан Республикасына сәфәренең көн тәртибе шактый киң. Делегация составында - Брестчинаның төп оешмалары һәм сәнәгать предприятиеләре җитәкчеләре һәм вәкилләре. Брест өлкә башкарма комитеты рәисе фикеренчә, бу кызыксынуга һәм хезмәттәшлек итүгә әзер булу турында сөйли.

Сәфәр барышында Брест өлкәсе делегациясе һәм Марат Җәббаров шулай ук С.П. Горбунов ис. Казан авиация заводында һәм Казан вертолет заводында булдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International