8 -10 июльдә Казанда «Агроволга - 2026» агросәнәгать күргәзмәсе узачак

2026 елның 8 апреле, чәршәмбе

8 июльдән 10 июльгә кадәр Казанда Россия авыл хуҗалыгы өчен мөһим вакыйга – «Агроволга - 2026» халыкара агросәнәгать күргәзмәсе узачак. «Казан Экспо» халыкара күргәзмә үзәге территориясе мәйданчыгында күргәзмә кысаларында масштаблы экспозиция урнаштырылачак һәм эшлекле форум узачак, шулай ук якын тәҗрибә-күрсәтмә кырларында очрашулар булачак.

Экспозиция кысаларында 400дән артык компания үсемлекчелек һәм терлекчелек, авыл хуҗалыгы техникасы һәм комплектлау детальләре, АПКны цифрлаштыру, авыл хуҗалыгы продукциясен саклау, эшкәртү һәм төргәкләү, аграр төзелеш һәм инфраструктура өлкәсендә алдынгы чишелешләр тәкъдим итәчәк.

2026 елда күргәзмә катнашучылар өчен мөмкинлекләрне киңәйтә һәм ике яңа бүлек ача: «Агротуризм» һәм «Махсус техника». Бу күргәзмә кунакларына авыл туризмын, фермер хуҗалыкларын һәм авылда бизнесның яңа төрләрен үстерү өчен өстәмә чишелешләр табарга, шулай ук агросәнәгать комплексында нәтиҗәле эшләү өчен махсуслаштырылган техника һәм җайланмалар табарга мөмкинлек бирәчәк.

Күргәзмәнең сорт сынау полигонында заманча агротехнологияләр нәтиҗәсен бәяләү мөмкинлеге булачак. Бөртекле, кузаклы, азык, майлы һәм техник культураларның 220дән артык алдынгы сортлары һәм гибридлары кыр шартларында үзләренең потенциалын күрсәтәчәк. Күргәзмә кунакларының яңа ашламалар һәм заманча үсемлекләр яклау чараларын куллану нәтиҗәләрен күреп чагыштыру, шулай ук уңышны арттыру өчен оптималь чишелешләр табу мөмкинлеге булачак.

Традиция буенча күргәзмә киң эшлекле программаны үз эченә ала, анда базарның төп экспертлары тармакның актуаль мәсьәләләрен күтәрәчәк.

«Агроволга - 2026» кысаларында бай программа чаралары планлаштырылган, алар арасында: «Агроволга чибәре» республика нәсел терлекләре конкурсы; «Трактор-шоу» механизаторлар ярышы; югары уку йортлары һәм махсус урта уку йортлары студентлары арасында мөгезле эре терлекләрнең тоякларын кисү буенча беренче Спартакиада; «Кооперация яшьләре: тармакны үстерү өчен ресурсларны берләштерү» халыкара кулланучылар кооперациясе форумы. «Апифорум Казан 2026» халыкара умартачылар конгрессы; StaplerCup йөк төяү техникасын йөртүчеләр арасында ярышлар һәм башкалар.

«Агроволга» халыкара агросәнәгать күргәзмәсе - технологик чишелешләрне күрсәтү, тәҗрибә уртаклашу, партнерлар эзләү һәм контрактлар төзү өчен үзен күрсәткән нәтиҗәле платформа ул. Бу мөһим вакыйгада катнашу өчен сайте agrovolga.org сайтында теркәлегез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International