Бүген «Казан Экспо» халыкара күргәзмә үзәгендә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров XX Россия венчур форумында катнашты. Форумның төп темасы - “Технологик лидерлык - киләчәккә инвестицияләр”.
Форумда фәнни-технологик суверенитет, эшкуарлык платформаларын үстерү һәм базар трендларын анализлау буенча фикер алышулар булды. Биредә 20дән артык илдән инновацион тармак вәкилләре җыелды. Махсуслаштырылган күргәзмә кысаларында 150 югары технологияле стартап тәкъдим ителгән, шул исәптән Һиндстан, Иран, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре, Катар, Пакистан, Кыргызстан, Белоруссиядән һәм башка илләрдән 24 чит ил проекты.
Марат Җәббаров инновацион проектларның махсуслаштырылган күргәзмәсен карап чыкты, аның кысаларында агросәнәгать комплексы өлкәсендә иң перспективалы стартаплар күрсәтелде, алар арасында: авыл хуҗалыгы культуралары орлыкларын җитештерү һәм сату; үсемлекләр селекциясе; саклау һәм эшкәртү объектлары өчен цифрлы платформа; агросәнәгать һәм азык-төлек технологияләре; мөгезле эре терлекләрнең экстерьер билгеләрен автоматлаштырылган бәяләү технологиясе; терлекчелек хуҗалыклары белән цифрлы идарә итү экосистемасы; уку-укыту программалары һәм цифрлы платформалар; мочевина нигезендәге ашламалар; җирле балык үрчетү; арктик җиләкләр үстерү технологияләре һәм суперфудлар җитештерү.
Стартаплар өчен форум финанслауны җәлеп итәргә, проектларны инвесторларга тәкъдим итәргә, акселерация узарга һәм ментор ярдәмен алырга, шулай ук тармак партнерлары һәм экспертлары белән эшлекле элемтәләр урнаштырырга мөмкинлек бирә. Инвесторлар өчен бу - перспективалы стартаплар эзләү һәм аларның мөмкинлеген бәяләү, базар тенденцияләре турында фикер алышуларда катнашу, һөнәри элемтәләр челтәрен киңәйтү һәм стратегик партнерлыклар урнаштыру өчен төп платформа.