Татарстанның «Россия авыл хуҗалыгы үзәге»ндә авыл хуҗалыгы корткычларына – тычкансыман кимерүчеләргә каршы көрәш чаралары турында сөйләделәр

2021 елның 27 сентябре, дүшәмбе

“Соңгы вакытта республикада авыл хуҗалыгы культуралары чәчүлекләрендә тычкансыман  кимерүчеләрнең  артуы күзәтелә. Көзге культураларда кимерүчеләрнең уртача саны гектарга  - 4,5 оя, күпьеллык үләннәр чәчүлекләрендә  16,4 оя тәшкил итә. Көзге культураларда кимерүчеләрнең иң күп саны  Буа районында булуы ачыкланды.  Күпьеллык үләннәрдә кимерүчеләрнең иң күп саны  Азнакай районы чәчүлекләрендә ачыкланды”, - дип аңлатты  «Россия авыл  хуҗалыгы  үзәге» ФДБУнең Татарстан Республикасы филиалы җитәкчесе урынбасары Любовь Занина.

Аграрийларга әлеге кимерүчеләргә каршы көрәшү өчен хуҗалыкларда агулы  алдавычлар ярдәмендә профилактик һәм аларны  тоту  чаралары үткәрергә тәкъдим  ителә.  Кирәк булса, агулы  алдавычлар  белән  мондый чараларны 7-10 көн саен  кабатларга  кирәк.   Алдавычларны куллану ысулларына килгәндә, болар - махсус аппликаторлар белән ояларга агуларны  кулдан  кертү һәм ашламалар  сиптерелә торган элмәле сиптергечләрдән   механикалаштырылган  рәвештә  сиптерү.    

 «Россия  Авыл  хуҗалыгы үзәге» ФДБУнең Татарстан  филиалы белешмәләре буенча, республикада 23 сентябрьгә 2022 ел уңышы өчен 478 мең га көзге культуралар чәчелгән, бу фаразга карата 90% тәшкил итә. Көзге чәчүлекләр  шытымлау – 2-4 яфракта куаклану фазасында.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International