Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында сезонлы кыр эшләрен башкару мәсьәләләре турында фикер алыштылар

2021 елның 14 сентябре, сишәмбе

Бүген Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгында Россия Федерациясе авыл хуҗалыгы министры Дмитрий Патрушев рәислегендә сезонлы кыр эшләрен башкаруның барышы турында видеоконференция режимында киңәшмә узды. Безнең республикадан анда Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Наил Залаков катнашты.

Россия Федерациясендә сезонлы кыр эшләрен башкару барышы турында Россия Федерациясе авыл хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Джамбулат Хатуов сөйләде.

“Бүгенге көнгә 98,3 млн. тонна ашлык суктырылган. Илнең бөтен территориясе буенча мәйданнарның 20%ын җыясы калды. Узган елгы күрсәткечләр бу чорда югарырак иде, әмма безнең алда торган төп бурыч - эшләрне вакытында тәмамлау”, – дип ассызыклады Джамбулат Хатуов.

Бүгенге вәзгыятьтә чәчүлекләрне агроиминләштерү мәсьәләсе аеруча кискен тора. Аграрийларга ярдәм итүнең яңа чаралары турында Россия Федерациясе авыл хуҗалыгы министры урынбасары Елена Фастова сөйләде.

Мәсәлән, республикада 278 мең га чәчүлек иминләштерелгән, бу 10% тәшкил итә. Динамика яхшы, бу узган ел белән чагыштырганда 2 тапкырга диярлек күбрәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International