Рөстәм Миңнеханов: «Авыл хуҗалыгы продукциясенең сыйфаты контрольдә булырга тиеш»

2021 елның 13 сентябре, дүшәмбе

Узган шимбәдә Казанның 15 мәйданчыгында гадәттәге авыл хуҗалыгы ярминкәләре үз эшен башлап җибәрде. Иң көтеп алынган ярминкә Чехов базары территориясендә булды.

Казанлылар һәм башкала кунаклары кулай  бәяләрдән күпләп ит, сөт, яшелчә продукциясе  сатып алдылар. Шул ук мәйданчыкта «Туган як» проекты кысаларында фермер продуктлары ярминкәсе дә узды. Анда Арча, Балтач, Кукмара һәм Саба районнарыннан китерелгән  натураль продукция сатылды.  Моннан тыш, биредә төрле лотереялар  уйнаттылар. Җиңүчегә фермер продуктлары  белән тулы кәрҗин бүләк  ителде.

 Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов   Татарстан  Республикасы  Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә республика шәһәрләрендә башланган көзге авыл хуҗалыгы ярминкәләрендә яшелчәләргә бәяләрне контрольдә тотарга  кушты.

Ул, коры  җәй  аркасында Татарстан аграрийларында  билгеле бер проблемалар булуга да карамастан, яшелчәләр һәм бәрәңге ярминкәләргә тулы күләмдә китереләчәк, дип билгеләп  үтте.

 "Мелиорация системалары булган авыл хуҗалыгы предприятиеләре бу эшне тәэмин итәргә әзер. Бәяләрне һәм, иң мөһиме, продукциянең сыйфатын күзәтеп барыгыз", - дип, мөрәҗәгать итте Татарстан  Республикасы  башлыгы киңәшмәдә катнашучыларга.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International