Татарстанда «Кайтам» Бөтенроссия форумы ачылды

2021 елның 13 сентябре, дүшәмбе

Татарстанда Лаеш районында «Звездный» укыту һәм савыктыру  үзәге базасында «Кайтам» Бөтенроссия форумы ачылды. Чарада  аграр юнәлеш буенча 150 студент  катнаша, аларның 70е – Россиянең 35 төбәгеннән, 80е - Татарстан Республикасыннан. Моннан тыш, 600 катнашучы «Авыл   көче» кушымтасы аша онлайн тоташтырылган.

Ачылу «Кайтам: дипломнан алып хезмәт хакына кадәр» темасына түгәрәк өстәл форматында узды. Чарада Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров, Татарстан Республикасы яшьләр эшләре министры Тимур Сөләйманов, Казан дәүләт аграр университеты ректоры Айрат Вәлиев катнашты, Россия Федерациясе авыл хуҗалыгы министрлыгының Авыл территорияләрен үстерү департаменты директоры Ксения Шевелкина онлайн  кушылды.

 Очрашуда эшкә урнашу, хезмәт хакы һәм яшь аграрчылар өчен мөмкинлекләр турында фикер алыштылар.

“Хәзер тармакка әзер, тәҗрибәле белгечләр кирәк. “Кайтам” проекты – яшь  аграрийларга тәҗрибә бирү, аларның ихтыяҗларын белү һәм  аларга перспективалар  турында сөйләү мөмкинлеге. Бездә югары  уку йортларын   яки урта  һөнәри уку йортларын укып  чыгучы  яшь белгечләргә-аграрийларга бер тапкыр бирелә торган акчалата пособие каралган. Шулай ук яшь аграрийга, эштән тыш, торак мәсьәләсенең  дә мөһим булуын аңлыйбыз. Шуңа күрә Республикада торак шартларын яхшырту буенча программалар да эшли”, - дип билгеләп үтте Марат Җәббаров.

 “Кайтам” форумы - ул шул исемдәге проект офисы үрнәкләренең берсе, аның кысаларында моңа кадәр дә  уңышлы яшь ватандашлар белән интервьюлар циклы чыгарылган иде. Безнең бурыч - яшьләр белән бергә мөмкинлекләр булдыру, алар белән бергә бүген булырга тиешле мохитне алар белән бергә программалаштыру”, – дип ассызыклады Татарстан яшьләр эшләре   министры.

Форум йомгаклары буенча яшь белгечләрне авыл территорияләрендә эшчәнлек  алып баруга  яраштыру буенча методик материаллар җыентыгы басылачак, аны АПК өлкәсендәге теләсә нинди  предприятие, бизнес-оешма һәм уку йорты  үзенең нәтиҗәлелеген арттыру өчен куллана  алачак.   

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International