Ат көне - 2021: Арча районында традицион бәйрәм узды

2021 елның 11 сентябре, шимбә

Чараны Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы, Татарстан Республикасы спорт министрлыгы, Татарстан Республикасы Атчылык һәм ат спорты федерациясе, «Казан» халыкара ат спорты комплексы, «Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Терлекчелектә нәсел эшенә баш дәүләт авыл хуҗалыгы идарәсе» ДКУ һәм башкалар оештырды.

Ат көне бәйрәменә республиканың  төрле  районнарыннан  чабышкылар  һәм аларның  җайдаклары  килде.  Чабышлардан  тыш,   ат  йөртүчеләр иң матур  бизәлгән арбага,   ат җигү   тизлегенә һәм башка конкурсларда үз осталыкларын һәм булганлыкларын күрсәтә алдылар, атлар дагалау  буенча мастер-класс оештырылды. Күп санлы тамашачылар алдында Казан ат спорты балалар-яшүсмерләр мәктәбе укучылары, Казан дәүләт ветеринария академиясе кинологлары чыгыш ясадылар.

Ленар Гарипов кунакларны  бәйрәм  белән котлады.

“Бүген Татарстанда затлы  хайваннар - атлар  бәйрәме. Бүген шулай ук атларга карата нинди дә булса мөнәсәбәте булган кешеләрне – конюшналар  хуҗаларын, җайдакларны, бу гайрәтле, тез гәүдәле  хайваннарны яратучыларны котлыйлар. Мин бу котлауларга кушылам һәм атчыларга, аларны яратучыларга нык сәламәтлек, җиңүләр һәм яңа үрләр телим!”- диде ул.

Атларның токымына һәм җайдакларның яшенә карап, ат чабышлары берничә номинациядә узды. Чиста канлы атлар һәм токымсыз атлар, татар токымлы атлар һәм башкалар аерым ярыштылар.

Татар токымлы атлар чабышында Теләче районыннан "Барс" кушаматлы ат һәм аның җайдагы Фирзәр Гыйниятуллин җиңүче булдылар.

Җирле токымлы атлар ярышында "Игенче" агрофирмасыннан Ночка кушаматлы ат үзенең җайдагы Руслан Капитонов белән җиңүче булды.

Яртылаш токымлы ат чабышларында  Питрәч районыннан Зодиак аты һәм аның  җайдагы   Александр Александров җиңүче булдылар.

Токымлы менге атлар чабышында Тукай районы "Ярыш" АХП" ҖЧҖеннән  Рашен Глим аты һәм аның җайдагы Азат Сасыкулов җиңүче булдылар.

“Ат - ул эш хайваны һәм дус та, сугышчы һәм көрәштәш тә. Без ат чабышларында, Сабантуйда атлар белән хозурлана алабыз,  әмма бездә  Ат  бәйрәмен  башка дәрәҗәгә күтәрү теләге бар  иде, һәм менә без Ат көнен уйлап таптык. Әлбәттә, чараны оештырган өчен Арча районына зур рәхмәт! Ярышлар гына түгел, мастер-класслар да булсын өчен киләсе елда Арча районы базасында без конюхлар өчен семинарлар үткәрүне  планлаштырабыз”,  - дип,  нәтиҗә ясады Васил Шәйхразиев.

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International