Буа фермеры аш чөгендерен җыюга кереште

2021 елның 16 июле, җомга

Буа районының Аксу авылыннан Салаватуллиннар гаиләсе 20 елга якын яшелчәчелек һәм терлекчелек белән шөгыльләнә. Бүгенге көндә гаилә эшен аларның улы Дамир дәвам итә. Ике ел элек ул «Яшь фермерларга ярдәм итү» программасы буенча крестьян-фермер хуҗалыкларын үстерүгә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы грантын ота.  5 елга бизнес-план төзеп, бәрәңге, кишер, аш чөгендере чәчә. Соңгысын 6 га мәйданда үстерәләр.

Яңгырлар булмау һәм аномаль эсселек нәтиҗәсендә чөгендернең шытымнары бик  үк  әйбәт булмаган. “Уңыш өчен көрәшергә туры килде, - дип сөйли фермер. - Өлгергән уңышны июнь ахырыннан башлап өченче тапкыр  җыябыз инде”.

Быел тамыразыкны бары тик сугару ярдәмендә генә коткарып кала алганнар. Бүгенге көндә 30 тоннага якын тамыразык җыеп алынган, әмма ахыргы  нәтиҗә турында сөйләргә иртәрәк әле.

Үстерелгән уңыш Казан шәһәре кибетләренә һәм кафеларына озатылачак. Дамир Салаватуллин аш чөгендерен килограммын 25 сумнан реализацияләргә ниятли. Буа фермеры үстергән яшелчәләрне традицион авыл хуҗалыгы ярминкәләрендә дә сатып алырга мөмкин булачак.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International