Марат Җәббаров язгы кыр эшләренең барышы һәм терлекчелек тармагының беренче кварталына йомгаклар турында сөйләде

2026 елның 1 мае, җомга

Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров язгы кыр эшләренең барышы һәм терлекчелек тармагының беренче кварталына йомгаклар турында сөйләде. Киңәшмәне Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов үткәрде. Анда ТР Премьер-министры Алексей Песошин һәм ТР Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы Марат Әхмәтов катнашты.

Явым - төшемнәр комачаулауга да карамастан, көзге культураларны һәм күпьеллык үләннәрне тукландыру 580 мең га мәйданда башкарылган - бу барлык мәйданның 73%ын тәшкил итә.

36 районда чәчү эшләренә керештеләр. 60 мең гектар чәчелгән. Болар - иртә сабан культуралары.

Узган елларда бу вакытта көнгә 84 мең гектарлап чәчкәннәр. Быел әлегә 20 мең гектарга якын гына чәчелә. «Һава торышы җайга салына, чәчү эшләрен уздыру темпларын җитди арттырырга һәм 2 атнада төп мәйданнарда чәчүне төгәлләргә кирәк», - дип ассызыклады министр.

Аннары Марат Җәббаров нотыкның икенче өлешенә күчте. Агымдагы елның беренче 3 аенда авыл хуҗалыгы продукциясен сатудан 50 млрд сум табыш алынган, шуның 69%ы (35 млрд сум) - терлекчелектән, бу узган елга карата 97%. Терлек һәм кош-корт сатудан - 15,7 млрд. сум, йомырка сатудан - 2,6 млрд сум. Шул ук вакытта сөт сатудан кергән табыш, күләмнәре артуга карамастан, 2025 елга карата 82% тәшкил итте. Сәбәбе - сатып алу бәяләренең кимүендә. Сөт җитештерү күбрәк Кайбыч, Әтнә, Минзәлә, Әгерҗе, Балтач һәм Кукмара муниципаль районнарында арткан. Аларда үсеш - 97%.

Продукция җитештерү терлекләрнең баш санына турыдан-туры бәйле. Кош-кортлар һәм дуңгызлар саны буенча уңай динамика күзәтелә: үсеш - 3% һәм 5%. Мөгезле эре терлекләр саны 3%ка кимегән. Шул ук вакытта сыерлар 1 мең башка арткан.

Республикада терлекчелек фермаларын төзү дәвам итә. Быел 3800 башка исәпләнгән 3 сөтчелек комплексы файдалануга кертелде. 20 600 баш сыерга исәпләнгән 19 инвестпроект төрле стадияләрдә гамәлгә ашырыла. Әлеге объектларны файдалануга тапшыру исәбенә өстәмә 100 мең тонна сөт көтелә.

Сөт җитештерү күләмнәрен арттыру буенча резервларның берсе - азык үзәкләре төзү. Бүгенге көндә 24 муниципаль районда 59 азык үзәге эшли, алар 217 мең баштан артык мөгезле эре терлеккә хезмәт күрсәтә.

Чыгышының ахырында министр 14 марттан 26 апрельгә кадәр узган язгы авыл хуҗалыгы ярминкәләренә кыскача йомгаклар ясады. 7 язгы ярминкә атнасы йомгаклары буенча 643 млн сумлык авыл хуҗалыгы продукциясе сатылган, шул исәптән 661 тонна ит, 760 тонна яшелчә, 135 тонна үлчәүле сөт, 217 тонна шикәр һәм 1 млн 188 мең данә тавык йомыркасы. «Авыл халкына, инвесторларга, шәһәр һәм районнарга ярминкәләр уздыруга зур өлеш керткәннәре һәм аларны югары дәрәҗәдә оештырганнары өчен зур рәхмәт белдерәм», - дип өстәде Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International